Еш кына тату гаиләне җылы учак белән чагыштыралар. Әйтергә кирәк, бу бик тә төгәл чагыштырма, чөнки гаилә никадәр дус, ә нигезе нык булса, аннан килгән җылылык дулкыны да көчле була… Ә менә ничек итеп гаилә нигезен ныгытып була соң? Тормыш иптәшеңне сайлаганда ничек итеп ялгышмаска? Соңгы елларда бик күп яшьләр башта никахсыз да, язылышмыйча да бергә яшәп карыйлар, бу дөресме, юкмы? Менә шундый сорауларга җаваплар эзләп, Похвистнево районы Гали авылына юл тоттым.
Бу авылда милли җанлы һәм иманлы, сокланырлык гаиләләр бик күп. Туган авылларыннан читкә китмичә, үз җирләрендә хезмәт итәләр, өчәр-дүртәр бала табып үстерәләр, туган телебезгә, динебезгә, милли йолаларыбызга, гореф-гадәтләребезгә тугрылык саклыйлар, балаларын да шушы рухта тәрбиялиләр. Белүемчә, Айрат Тәлгать улы һәм Лилия Илдус кызы Кәлимуллиннар гаиләсе нәкъ менә мин өстә атап үткән сыйфатларга ия.
Айрат, Гали авылының Морат бабкай чишмәсе суларын эчеп, кырларында эшләп, тугайларында печән чабып, бакча утап үскән гади генә бер шук малай булган. Яшьли әтисез калса да, ятимлек ачысын сизми, әнисенең әтисе Сәмигулла бабасы кулы астында эшкә өйрәнеп җитлегә.
“Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен”, — дия-дия, бабасы оныгын, кояш чыга башлау белән татлы йокысыннан уятып, печән чабарга алып китә. Кечкенәдән үк ат җигеп эш эшләгән, мәктәп елларында грек-рим көрәше белән шөгыльләнгән, кышкы вакытта мәдрәсәдә дин белемен өйрәнгән егет, Самарада солдат хезмәтен үткән елларда да җомга намазына йөри, командирлары аның эчке халәтен аңлап, увольнениега җибәреп торалар.
Хезмәтен тутырып кайткач, Айрат төрле эшләрдә эшли — кайсына алынса да, төрле яклап шомара: тәрәзә дисәң, тәрәзә ясый, төзү эшләрендә остара, машина йөртә. Яшь кешегә авыл җирендә эш табу авыр, диләр. Эшләргә теләгән кеше ындырында яшелчә үстереп тә акча эшли ала, читкә китеп тә эшләп кайта. Ул елларда егет рухи үсештә, хезмәт юлында була.
– Айрат хәзрәт, ныклап дин юлына кереп китүегез ничегрәк булды?
— Шулай бервакыт, компьютерда казынып утырганда, бер динле кешенең вәгазенә тап булдым. Кайчан уянасыз инде, кайчан намаз укый башлыйсыз кебегрәк вәгазь иде ул. Кинәт кенә мин дә үземә шул сорауны бирдем. Ә мин кайчан биш вакыт намаз укый башлыйм соң? Шул көннән соң намазга басарга карар кылдым. Мәдрәсә үзебезнең авылда бит, ерак барып йөрисе түгел, остазлар да бар, белмәгәнеңне сорап була. Күңел ничектер үсеп китте, барысын да беләсем килә…
Егет инде ныгытып дингә килгәч, үзенә пар караштыргалый башлый. Тормыш иптәше булырдай кыз да ерак түгел, Әсәкәй районы, Яңа Солтангол авылында гына яши икән. Лилия авыл табибы офисында шәфкать туташы булып эшли, балаларга медицина хезмәте күрсәтә. Никахлашып, гөрләтеп туй төшерәләр, төп йортны тө-зекләндереп, авыл тормышыннан ләззәт табып яши башлыйлар — абзар тулы терлек, кош-корт асрыйлар, яшелчә, җиләк җимеш үстерәләр. Өй каршындагы бакчаларын төрледән-төрле чәчәкләр бизи. Бер-бер артлы дүрт балалары тугач, дөньялары тагын да түгәрәкләнеп китә.
– Айрат хәзрәт, сез зур гаилә башлыгы булгач кына Казанга барып укырга ният иткәнсез, авыр булмадымы?
– Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде. Хәтерләсәгез, бер елны безнең авылда ваһабчылык фикерләре тарала башлаган иде. Без, яшьләр, төрле фикерләрне тиз сеңдерүчән халык бит. Ләкин авылыбызның имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре авыл яшьләре арасында аңлату эшләре алып бардылар. Ә без, ике авылдашым белән, Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсенә барып укырга кердек, чөнки мөселман динен дөрес итеп белү һәм халыкка аңлату теләге көчле иде.
Югары дини белем алып кайткач, Айрат хәзрәтне Гали мәдрәсәсе рәисе итеп куялар. Имам, мөгаллим булу — саваплы һәм җаваплы хезмәт. Бүген Гали мәдрәсәсе гөрләп тора дисәң дә, арттыру булмас. Көздән язга кадәр мәдрәсәдә укулар бара. Авылнын хатын-кызлары, ир-атлары, балалар дин белемен үзләштерәләр. Мәктәп балаларыннан җыелган төркем өчен мәдрәсә каршында җәйге лагерь оештырыла. Шуны да әйтеп үтәсем килә, Ай-рат хәзрәт дәресләренә үземә дә йөрергә туры килде. Эчтәлекле, күңелгә үтеп керерлек итеп алып бара дәресләрне, нинди темага сорау бирсәң дә, дөрес җавап бирә алырлык белеме дә, сәләте дә бар хәзрәтнең.
– Хәзрәт, никах турында ни уйлыйсыз?
— Никах — ул Аллаһы Тәгалә теләге, Аның каршында иң олы, мәртәбәле, дәрәҗәле гамәлебез. Ул Пәйгамбәребезнең сөннәте дә. Никах аша яшьләрнең дине тулы була, гаилә корыла, балалар дөньяга килә, нәсел дәвам итә.
Ир белән хатын икесе дә иманлы һәм динле булсалар, гаилә, иншаллаһ, нык булачак. Аллаһы Тәгалә иманлы гаиләләргә һидаят, ныклы иман, җан тынычлыгы бирсен, бер-берсен саклап-яклап, кадерләп, аңлашып, әти-әниләрен, туганнарын тигез күреп, башкаларга үрнәк гаилә булып яшәргә язсын иде. Никахсыз яшәү, ягъни, русча әйтсәк, гражданский бракта яшәү, ислам динендә тыела. Яшь чакта без бу турыда уйлап җиткермибез, әлбәттә. Ләкин төзәлергә, тәүбәгә килергә бервакытта да соң түгел. Минем дә гаилә тормышында тәҗрибәм зур түгел, күп нәрсәне белеп тә бетермибездер. Шулай да тормыш иптәшем Лилия белән Җәлил хәзрәт Фазлыевның гаилә, бер-берең белән яхшы яшәү турындагы вәгазьләренә таянып, тормышыбызда кулланабыз, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә тырышабыз. Яшь парларга да шушы вәгазьләргә таянырга тәкъдим итәм. Минемчә, ни булганына канәгать булып, тырышып эшләсәң, тату яшәргә тырышсаң, гаилә тормышы җайлы бара.
– Без пәйгамбәрләр түгел, гади адәмнәр. Беребез дә камил була алмыйбыз, кимчелекләребез дә, җитешсезлекләребез дә бар. Хатыныңның кайбер яклары ошап бетмәсә нишләргә?
– Әйе, без адәм балаларында кимчелекләр, ялгышулар күп. Мөэмин кеше хатынының кимчелекләре өчен аңа нәфрәт белән карарга тиеш түгел. Ул аның холкындагы яхшы сыйфатларына игътибар итәргә тиеш. Хатын-кыз ир кабыргасыннан яратылган. Ошамаган яклары була калса, сабырлык белән генә төзәтеп җибәрергә кирәк. Тормышта иң кирәк әйберләр дә бит — иман, шөкерана һәм сабырлык.
– Лилия ханым, нинди хатын иргә яхшы була, дип уйлыйсыз?
— Дини китапларда хатыннарының иң яхшылары — ирләрен ярата торганнары, бала таба торганнары, һәм ирләренә ярарга тырышып, аларның сүзеннән чыкмый торганнары, диелгән. Озын һәм бәхетле гаилә тормышы өчен күп кирәкми бит: фәкать бер-береңне ярата, аңлый белергә, гафу итәргә өйрәнергә, кайчакта дәшмичә калырга, алдашмаска кирәк. Хатын-кызларга сабырлык телим, чөнки ир-ат көне буе эштә була, ә безгә бала тәрбияләү, өй, йорт эшләре кала. Биш вакыт намазны да укырга, балаларны да мәктәпкә озатып каршы алырга, дәресләрен эшләшергә, тәмле ашлар пешереп, өеңне чиста итеп юып-җыеп, якты йөз белән иреңне каршыларга кирәк. Шул эшләрдән авырсынмасак, өйдә тынычлык һәм өлфәт-мәхәббәт урнашыр. Мин үземне бәхетле хатын дип саныйм — иптәшем уңган, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, гадел, балаларны ярата. Аның нык җилкәсенә таянып, үземне дә, балаларымны да якланган итеп тоям…
Лилия ханым үзе дә бик унган-булган хуҗабикә, сөекле хатын, кадерле әни.Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Җиденче сыйныфны тәмамлаган Ләйсән әнисенең ярдәмчесе, кечкенәләргә дә күз-колак булып тора, бишенче сыйныфны тәмамлаган Рәсүл спорт өлкәсендә уңышларга ирешеп килә, Сөләйман быел беренче сыйныфка керәчәк, ә Мөхәммәд-Камилгә көзен ике яшь тулачак.
Кәлимуллиннар балалахры күңеленә хезмәт сөючәнлек, иман орлыклары салалар, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Дөрес, баланы итәккә утыртып кына тәрбияләп булмый, эш арасында, үз үрнәгеңдә тәрбияләсәң генә, морадыңа ирешергә мөмкин.
Аллаһы Тәгалә шушы хезмәт сөючән, кешелекле һәм саф күңелле Кәлимуллиннар гаиләсенә исәнлек-саулык, бәхет-сәгадәт бирсен, балаларының игелеген күреп гомер итәргә насыйп итсен.
Чыганак: samtatnews.ru