Яңа шәһәрнең 64 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында “Иң яхшы ана теле укытучысы-2025” өлкә конкурсы узды. Анда бәйгенең муниципаль этабында җиңгән унсигез рус, татар, чуваш һәм мордва теле укытучысы катнашты.
Конкурсны рәсми рәвештә ачу тантанасында өлкә мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев һәм милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре чыгыш ясады. Әлеге белем бирү оешмасында бәйгене уздыру һәм Идел буе халыкларының телләрен өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, мәктәп директоры Лилия Фәһим кызы Мустафинага чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, ә конкурсантларга уңышлар телибез, диде татар автономиясе рәисе Рамис Сафин.
“Иң яхшы ана теле укытучысы” конкурсында дүрт татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе – Чардаклы районы Үрән авылы мәктәбеннән Фәридә Сафиуллова, Барыш районы Зөя Башы бистәсе мәктәбеннән Әлфия Батраева, Иске Кулаткы район үзәгенең 1 нче урта мәктәбеннән Рәсимә Алиева һәм Яңа шәһәрнең 64 нче мәктәбеннән Рания Абдуллова үзләренең белемнәрен һәм иҗади осталыкларын күрсәттеләр.
Мәртәбәле жюри – өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, “Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова һәм төрле елларда “Иң яхшы ана теле укытучысы” конкурсында җиңү яулаган татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәләре Гүзәл Сәмигуллина белән Гөлүсә Кәримова конкурсантларның белемнәрен гадел бәяләп, киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен дә җиткерделәр.
Хәзер инде традициягә кергән конкурс ике өлештән гыйбарәт иде. Укытучылар 64 нче мәктәп укучылары ярдәмендә ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтте. Педагогик алымнар һәм заманча технологияләр кулланып дәрес үткәрүләре хакында да мавыктыргыч итеп сөйләп бирделәр.
Рәсимә Алиеваның укучылары өлкә һәм район күләмендә узучы төрле милли-мәдәни чараларда актив катнашалар икән.
“Укучыларым Гакыйль Сәгыйров, Муса Җәлил укуларында катнашып, ел саен призлы урыннар ала”,- ди Рәсимә Рәһиб кызы.
Рәсимә Алиева мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе дә әле. Очрашулар һәм экскурсияләр вакытында балалар белән күбрәге ана телендә аралашырга, аларның фикерен үз телебездә әйттерергә, иҗади уйларга өйрәтергә тырышам, ди тәҗрибәле педагог. Ул ачык дәресен ел фасыллары темасына багышлаган иде. Балалар тиз арада көз, кыш, яз һәм җәй айлары белән таныштылар, табигать күренешләренең татарча исемнәрен белделәр һәм шул темага рәсем дә ясадылар.
Әлфия Батраева – төрле конкурсларда җиңү яулаган тәҗрибәле рус теле укытучысы. Быел ул үз теләге белән балаларга татар телен дә укыта башлаган.
“Менә ун елга якын инде мәктәбебездә татар теле түгәрәген җитәкләргә педагог таба алмыйбыз. Йөрәгем әрнегәнгә, үзем бу эшкә алынырга булдым. Балаларга бераз гына булса да татар сүзе ишеттерәсем, аларны ана телендә сөйләшергә, укырга өйрәтәсем килә”,- дип борчыган проблемасы белән уртаклашты Әлфия Камил кызы.
Фәридә Сафиуллованың дәресне җанлы итеп үткәрүе, балалар белән уртак тел табып эшләве соклану тудырды. Дәрестә балалар йомшак холыклы, ягымлы укытучы апалары белән бергә милли бизәкләр ясап, чәчәк исемнәрен, төсләрне өйрәнделәр. Алар татар халык әкиятләрен дә искә төшереп үттеләр.
Чувашстанның данлыклы Шыгырдан авылында туып үскән Рания Абдуллова 64 нче мәктәптә яңа уку елыннан эшли башлаган. Ул, һич тә авырсынмыйча, татар теле түгәрәген җитәкләргә ризалашкан. Балалар белән эшләү тәҗрибәсе аз булса да, жюри каршында да, укучылар алдында да үзен иркен тотты, диалект сүзләр кулланып чыгыш ясады. Укытучының дәресне уен формасында үткәрүе мактауга лаек. Укучылар милли орнаментлар белән бизәп, тиз арада түбәтәй ясарга өйрәнделәр.
Жюри Фәридә Сафиуллованы “Иң яхшы ана теле укытучысы-2025” конкурсында җиңүче итеп таныды. Рәсимә Алиева икенче урынга лаек табылды. Ә Рания Абдулловага өченче урын бирелде.
Төбәк конкурсында җиңү бәхетенә ирешкән ана теле укытучыларын өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министры урынбасары Ирина Кисилева, Губернатор администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе начальнигы Сергей Паховский, өлкә мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм 50, 30, 20 мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылды.
“Конкурста катнашучы һәрбер укытучыга рәхмәт белдерәм. Киләчәктә аларга тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын. Җиңүче итеп танылган Фәридә Сафиуллова киләсе елда мәркәзебез Казанда Бөтенроссия конкурсында Ульяновск өлкәсен тәкъдим итәчәк”,- диде өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова.
Рузия ХӘЛИМОВА.
Чыганак: emet73.ru