19 мартта Казанның Совет районында урнашкан «Курай» 3 нче балалар бакчасында 2026 елда «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына лаек булган оешмаларны бүләкләү тантанасы булды.
Балалар бакчасында ике телдә тәрбияләүне популярлаштыру, балаларны Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтү буенча балалар бакчаларындагы иң яхшы педагогик коллективларны ачыклау максатыннан 2013 елдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс нигезендә сайлап алу үткәрелә.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга 2013 елдан 2026 елга кадәр грантка республиканың 258 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы лаек булганын әйтте.
Быел исә грант алуга Татарстанның 29 муниципаль берәмлегеннән 37 балалар бакчасы теләк белдергән.
Болар Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч Тукай, Саба, Теләче, Чирмешән районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре. Шулар арасыннан 20 җиңүче сайлап алынган.
Илсур Һадиуллин тантанага килгән җиңүче мөдирләрне сәламләде. «Балаларны чын күңелдән яратучы, аларга көчегезне, хезмәтегезне кызганмыйча тәрбия һәм белем бирүче илаһи зат ияләре сез», – дип мөрәҗәгать итте министр. Ул аларның балалар бакчасына кергәч, чыгасы килми торган рәхәт мохит тудыручылар булуын ассызыклады. Башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
1 этап – 26 гыйнварда сабыйларга ике телдә белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итү һәм яклау рәвешендә үткәрелгән.
2 этап – 28 гыйнвардан 6 февральгә кадәр эксперт комиссия урыннарга чыгып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телдә белем бирү буенча грантка дәгъва кылучыларның эшчәнлек нәтиҗәлелегенә бәя биргән.
Грант күләме – 500 мең сум. Бу акчалар балалар җиһазларына, уенчыкларга, дидактик кулланмаларга, балаларның үсеше өчен төрле материалларга тотылырга тиеш.
2026 елда «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына түбәндәгеләр лаек булган:
Нурлат районының «Алсу» 15 нче балалар бакчасы
Казанның Вахитов районының 214 нче балалар бакчасы
Казанның Совет районында татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 3 нче балалар бакчасы
Алабуга районының «Ласточка» 18 нче балалар бакчасы
Казанның Мәскәү районының 291 нче балалар бакчасы
Балтач районының 1 нче балалар бакчасы
Мөслим районының «Күбәләк» балалар бакчасы
Мамадвш районының «Миләшкәй» 10 нчы балалар бакчасы
Теләче районының 2 нче балалар бакчасы
Югары Ослан районының «Солнышко» балалар бакчасы
Бөгелмә районының «Ладушки» 20 нче балалар бакчасы
Биектау районының «Гөлчәчәк» Дөбъяз балалар бакчасы
Түбән Кама районының баланың үсеш үзәге – «Подсолнушек» 90 нчы балалар бакчасы
Азнакай районының «Сандугач» 21 нче балалар бакчасы
Кукмара районыныэ «Ромашка» 10 нчы балалар бакчасы
Апас районының «Солнышко» балалар бакчасы
Саба районының «Кояшкай» Тимершык балалар бакчасы
Лениногорск районының «Тургай» Шөгер балалар бакчасы
Чирмешән районының «Ромашка» 1 нче балалар бакчасы
Питрәч районы Көек авылында «Сказка» 2 нче балалар бакчасы.
Чыганак: belem.ru