«Миллиард татар» редакциясе тарафыннан үткәрелгән «Ел татары» рейтингында Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Хайрова «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңү яулады.
Рәхимә ханым виртуаль сәхифәсендә сөенечле яңалыгы белән уртаклашты һәм аның өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Чыганак: https://belem.ru