Ульяновск өлкә мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы татар, чуваш, мордва милли-мәдәни автономияләре һәм “Русский дом” оешмасы белән берлектә “Иң яхшы ана теле кабинеты” төбәк конкурсына йомгак ясады.
Җиңү бәхетенә ирешкән педагогларны өлкә Губернаторы администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе начальнигы Сергей Паховский, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый булышлык күрсәтү үзәге җитәкчесе Марина Беспалова, милли автономияләр һәм оешмалар лидерлары сәламләде.
Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев конкурска нәтиҗә ясап, бәйгедә катнашучы ана теле укытучыларының тырышлыгына соклануын белдерде.
“Иң яхшы ана теле кабинеты” конкурсында катнашучы мәктәпләр саны елдан-ел арта бара. Быел алтмыш педагог бәйгедә үзләренең осталыгын сынап карарга теләк белдерде. Иң тырыш, булдыклы егерме дүрт ана теле укытучысы финалга узды”,- диде мәгариф үсеше институты җитәкчесе.
Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин конкурсны оештыручыларга һәм бәйгедә катнашырга тәвәккәллек иткән педагогларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
“Сез әлеге конкурста катнашып, үз эшегезнең нәтиҗәсен күрсәтәсез. Без – жюри әгъзалары, җиңүче исеменә лаек табылган барлык мәктәпләргә дә барып, татар теле һәм әдәбияты кабинетларын үз күзләребез белән күреп кайттык. Чынлап та, укытучылар кабинетларын матурайту, зәвыклы итеп бизәү өчен күп көч һәм тырышлык куйганнар. Һәрберсендә әдәби китаплар, кулланма әсбаплар, татар язучылары, күренекле шәхесләр турында бай мәгълүмат тупланган. Ләкин бүген моның белән генә чикләнергә ярамый. Замана белән бергә атларга, дәрестә куллану өчен цифрлаштырылган программалар, электрон дәреслекләр кирәк. Мәктәп директорлары бу эштән читтә калмаслар, ана теле укытучыларына ярдәм итәрләр дип ышанабыз”,- диде Рамис Сафин.
“Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый булышлык күрсәтү үзәге җитәкчесе Марина Беспалова фикеренчә, һәр бала үзенең ана телен өйрәнә алсын өчен мәктәпләрдә барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Безнең Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге туган телләрне өйрәнү мәсьәләсенә һәрвакытта да зур игътибар бирде, диде Марина Павловна.
Мәртәбәле бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү мизгеле дә килеп җитте. Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбе укытучысы Нәсиха Ягудина беренче урынга лаек булды. Ә Ульяновск шәһәренең 55 нче урта мәктәбе мөгаллимәсе Гөлүсә Кәримовага икенче урын бирелде. Ульяновскиның 64 нче урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Шарафутдинова өченче урынны алды. Аларга өлкә министрлыгының дипломнары, истәлекле бүләкләр һәм 50, 30, 20 мең күләмендә акчалата призлар тапшырылды. Димитровград шәһәре 2 нче урта мәктәбенең татар теле түгәрәге җитәкчесе Венера Шагвалиева лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Рузия ХӘЛИМОВА
Чыганак: emet73.ru