Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев катнашында зур өметләр баглап ачылган 16 нчы татар-инглиз гимназиясе әле дә, 27 ел элек салынган сукмактан читкә тайпылмыйча, заман белән үзгәреп, әмма шул ук вакытта гадәтләрне саклап алга атлый. Уку йортының үзенчәлеге нәкъ менә инглиз телен татар теленә таянып өйрәнү, ике телне чагыштырып белем алу тәҗрибәсе булуда.
Чит телне камил өйрәнү
16 нчы татар-инглиз гимназиясендә тәүге көннәрдән үк укучыларга чит телне камил өйрәнү өчен барлык уңайлыклар һәм шартлар тудырылган. Ул 1 нче сыйныфтан башлап тирәнтен укытыла һәм моннан тыш укучылар өстәмә түгәрәкләрдә дә шөгыльләнә. Чит телне өйрәнү катлаулы, шуңа күрә чит телне, туган телебездә, татар теленә нигезләнеп өйрәнү аеруча әһәмиятле һәм безнең гимназиядә бу эш һәрдаим, системалы рәвештә алып барыла. Белгәнебезчә, инглиз теленең фонетик системасы татар теленә бик охшаш һәм башлангыч сыйныфларда инглиз теленең аваз системасын өйрәнгәндә, укытучыларыбыз һәрвакыт бу охшашлыкка басым ясый һәм чагыштырып укыту методикасына таянып эш итә. Нәтиҗәдә татар телле укучыларга инглиз телен өйрәнү шактый җиңелләшә.
Беренчедән, чагыштырып, анализ ясарга өйрәнәләр, бу үз чиратында аларның фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә; икенчедән, чит телне өйрәнү аша үз телен камилләштерәләр, тиешле сүзне эзлиләр, грамматик төшенчәләрне искә төшерәләр, туган телләрендә алган белемнәрен ныгыталар.
Класстан тыш чаралар, театр түгәрәкләрендә һәм ачык дәресләр күрсәткәндә дә татар һәм инглиз телләре арасындагы бәйләнешләргә аерым басым ясала. Һәр ел саен гимназиябездә башлангыч сыйныфлар арасында «Бөек Тукайны инглиз телендә өйрәнәбез» исеме астында әдәби кичәләр үткәрелә. Балалар, бик теләп, Тукаебызның әкиятләрен һәм шигырьләрен инглиз телендә яттан сөйли, әкиятләрдән өзекләр күрсәтә.
Татар телен һәм инглиз телен чагыштырып өйрәнү укучыларыбызның фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашуларында һәм фәнни эшләрендә дә зур чагылыш таба. Мәртәбәле Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге республика конференциясендә һәм башка бик күп региональ һәм шәһәр күләмендә үтә торган чараларда әлеге темаларга зур игътибар бирелә һәм һәрдаим призлы урыннар алып киләбез. Инглиз телен татар теленә таянып өйрәнү Бөтенроссия олимпиадасындагы чыгышларына да зур йогынты ясый. Соңгы елларда инглиз теле буенча муниципаль һәм региональ этапларда призлы урыннар шактый яуланды.
Безнең базада шушы юнәлештә директор урынбасарлары, укытучылар өчен дә бик күп республика семинарлары, конференцияләр үтә. Бу өлкәдә зур эш алып барган укытучылар Эльза Ярмөхәммәтова, Гөлназ Лотфуллина, Ләйсән Сәйфетдинова, Ләйлә Хәйдәрова, Миләүшә Фәттахова, Лилия Шәриповага рәхмәтем зур.
Әти-әниләрне дә тәрбияләргә кирәк
Белем бирүнең сыйфатын күтәрү, заманча технологияләр куллану, матди-техник базаны яңарту, белем алу өчен кулай шартлар тудыру өстендә һәрдаим эш алып барыла. БДИда күрсәткечләребез республика күрсәткечләреннән югары. Медалистлар саны да үсә. Соңгы 3 елны чагыштырсак, олимпиадаларда уңышлар бермә-бер артты. Идел буе районында гимназияләр арасында беренче урында 19 нчы гимназия булса, без икенче урында. Ел саен нәтиҗәне ике тапкырга арттыру бурычын куйдык. Мәсәлән, үткән елны муниципаль этапта 35 урын булса, быел – 71. Укытучыбыз Инсаф Газизов тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасында 4 ел рәттән призлы урын алырлык укучылар әзерли.
Бүген гимназиядә 1218 укучы белем ала, без, аларның берсен дә читтә калдырмыйча, һәрберсенең шәхси мөмкинлекләрен, үзенчәлекләрен, эчке дөньясын, халәтен исәпкә алып, күпкырлы эш алып барабыз, сәләтләрен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышабыз.
Без микрорайон мәктәбе саналабыз. Шунлыктан гимназиягә микрорайон буенча безгә караган балалар килә. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар. Шуңа барысы да татар телен камил белә дип әйтә алмыйм. Кемдер аңлый, кемдер сөйләшә, аралаша ала, кемдер көндәлек тормышта да куллана. Татар телен әйбәт белгән балалар белән татар теле аша – инглиз телен өйрәнү методикасы буенча эшләргә тырышабыз.
Әти-әниләргә баштан ук үзебезнең үзенчәлекне – татар гимназиясе булуыбызны төшендереп куябыз. Алар белән дә бик күп эшләргә туры килә. Татар телендә белем бирү, аны өйрәнүнең әһәмиятен көн дә исбатлап торырга кирәк. Ата-аналар белән тыгыз элемтә урнаштырырга, төрле чаралар үткәргәндә, аларның үзләрен дә бу процесска кушарга омтылабыз. Мәсәлән, «Әнкәй, әнкәем» кебек бәйгеләрдә бергәләп катнашу күп гаиләләргә уңай йогынты ясый.
Театр яктылыкка илтә
Милли мәгариф ул татар теле дәресләренә генә кайтып калмый. Баланы иң беренче телгә җәлеп итәрдәй мохиттә тәрбияләргә кирәк. Гомумән, тарихка күз салсак, элек шагыйрьләр, язучылар ханнарның ярдәмчеләре булган. Шул максаттан без балалар өчен төрле танылган шәхесләр белән очрашулар уздырабыз, музейларга, төрле экскурсияләргә йөртәбез. Татар галимнәре, татар язучыларының элек тә шундый дәрәҗәле кешеләр булуын аңлатып, татар телен өйрәнүнең файдасыннан башка зарары юк икәнен дәлилләү өчен төрлечә эш алып барабыз.
1997 елда гимназия ачылганда ук, бездә «Нур» татар театры да эшли башлый. Ел да «Сәйяр» фестивалендә катнашабыз, призлы урыннар алмыйча калган юк әле. Берничә тапкыр Гран-при иясе дә булдык. Моннан тыш та башка шәһәрләрдә һәм районнарда үткәрелгән театр бәйгеләрендә призлы урыннар алып кайтабыз. Театрның җитәкчесе Роза Ибәтова студиябез оешкан көннән бирле эшли. Нәкый Исәнбәтнең «Гөлҗамал» драмасы, Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар», «Диләфрүзгә дүрт кияү» кебек барыбыз да танып белгән матур әсәрләрне сәхнәләштердек. Ел саен репертуар яңартыла, матур-матур спектакльләр туа тора. Алар, конкурсларда гына катнашып калмыйча, гимназия укучыларын да сөендереп, төрле кызыклы чаралар да оештыралар. Ул – ниндидер конкурста катнашу өчен генә түгел, ә ел дәвамында алып барыла торган эшчәнлек. Балалар студиягә үзләре кызыксынып, эзләп киләләр, репетицияләрне көтеп ала. Бу – безнең өчен зур бер плюс.
Төрле шигырь бәйгеләрендә, «Җәлил укулары», Габдулла Тукай исемендәге бик күп конкурсларда балалар җиңү яулый. Бер укучыбыз «Татар сүзен»дә чыгыш ясап, беренче урынга лаек булды. «Илһам», «Большая перемена» конкурсларында берничә тапкыр җиңүгә ирештек. Укучыларны бик еш телевидениегә чакыралар, аларның чыгышларын күрсәтәләр.
Гимназиябездә «Нур» театр студиясенә багышланган музей почмагы да оештырдык. Мәктәпнең тарих укытучысы, хәзер лаеклы ялдагы Розалия Гобәйдуллина бу эшне башлап җибәрде. Театрның беренче артистларыннан алып, анда бүгенге көндә уйнаучы балалар, аларның уңышлары турында да мәгълүмат тупланган. Татар гимназиясен төгәлләп, шушы өлкәдә үзләренең эшен дәвам иткән, инде танылган шәхесләр булып җитешкән укучыларыбыз белән горурланабыз һәм алар белән хәзер дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Күбесенең балалары да безнең мәктәптә белем ала. Димәк, безнең эшебез дөрес юлда.
Чыганак: magarif-uku.ru