tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Инсаф Абдулла: Чит төбәкләрдәге генә түгел, Казан кызларының да тел мәсьәләсе аксый
Инсаф Абдулла: Чит төбәкләрдәге генә түгел, Казан кызларының да тел мәсьәләсе аксый

Инсаф Абдулла: Чит төбәкләрдәге генә түгел, Казан кызларының да тел мәсьәләсе аксый

Казанда «Татар кызы» бәйгесенең ярымфинал атналыгы башланып китте: дөньяның төрле почмагыннан җыелган 29 татар кызы, финалга чыгу өчен, берничә көн дәвамында көч сынашачак. Татарстанның атказанган артисты, бәйгенең хөкемдары Инсаф Абдулла бәйгедә катнашучылар турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Егетләр һәм кызлар тарафыннан эшләнгән зур эшнең нәтиҗәсе буларак, катнашучылар белән без – педагоглар эшли башлыйбыз. Кызларның әзерлек дәрәҗәсе төрле, әлбәттә. Чит төбәкләрдәге генә түгел, ни кызганыч, Казанда яшәгән кызларыбызның да тел мәсьәләсе аксый. Әдәби норма турында сүз бара. Атна-ун көн эчендә генә телне камилләштереп булмый. Былтыр Санкт-Петербург шәһәреннән Диләрә Йосыпованың чыкылдап торган Мордовия мишәре теле иде. Беренче көнне бирелгән биремнәрне тырышлыгы, үҗәтлеге белән икенче көнне эшләп китергән иде. Димәк, аның эчке дөньясына татарлык сеңдерелгән.

Милләтне тел, дин һәм моң саклый, дибез. Шушы 3 әйбер булса, милләт үсә. Төбәкләрдән килгән кызларыбыз бөтенесе дә җырлый, бии, ләкин тел мәсьәсендә төбәкләрдә аз басым ясала. Монда килеп конкурсларда катнашып йөргәннән соң, алар милләтебезгә икенче яктан карый башлый. Аларны биредә тарихка чумдыралар, һәм тарих барысын да урынына куя. Чит төбәктә аларның күбесе татарның кем икәнен белми. Монда алар барысын да күрәләр һәм үзләрен башкача хис итә башлыйлар – рухи үсеш бирелә.

Иң матур һәм иң зирәк кызлар – татар кызлары. Казанга килгән туристлар да Бауман урамына чыгалар да: «Сезнең кызларыгыз нинди!» – диләр. Безнең кызларыбыз читтән килгән кешене нәрсәсе беләндер җәлеп итә. Монысы – күңелле күренеш, әлбәттә.

Үткән конкурста «Гаилә ядкәре» темасы кертелде. Кызлар әби-бабайдан калып гаиләдә саклана торган ядкәрьне алып киләләр. Икешәр гасыр сакланган әйберләр булды…»

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*