tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Инсаф Абдуллин: «Татар кызы» финалистлары әдәби нормаларны белеп, төгәл сөйләргә тиеш
Инсаф Абдуллин: «Татар кызы» финалистлары әдәби нормаларны белеп, төгәл сөйләргә тиеш

Инсаф Абдуллин: «Татар кызы» финалистлары әдәби нормаларны белеп, төгәл сөйләргә тиеш

Татарстанның атказанган артисты, диктор, алып баручы Инсаф Абдуллин Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалистларына сәхнә теле буенча дәресләр бирә. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган матбугат очрашуында ул үз фикерләре белән уртаклашты.

«Тел мәсьәләсенә килгәндә, узган еллар белән чагыштырганда канәгатьләнерлек булды. Узган елларда телне начар белүләре төбәкләрдә сайлап алу этаплары булмаганлыктандыр. Анда катнашып, алар әзерлек уза. Кызларның теле аш-су пешергәндә, токмач кискәндә аралашырга ярый. Анысы да бик әйбәт, тик безнең таләпләр, әдәби нормалар бар. Халыкара бәйгедә катнашасыз икән, әдәби нормаларны белеп, төгәл сөйләргә тиешсез. Мин кайвакыт кырысрак та булам, безнең вакыт та кысан. Нигез булмаса, телне бүген генә үзләштереп булмый, сезнең нигез бар», – дип сөйләде ул кызлар алдында.

Ул төрле төбәктән килгән кызларга тел үзенчәлекләрен сакларга кирәклеген дә әйтте.

«Төрле төбәкнең җирле сөйләме бар, алар бик матур. Үзегезнең төбәктәге телне сакларга кирәк. Сезнең өстә зур җаваплылык, сез үзегез яшәгән төбәк татарларын күрсәтәсез. «Анда татар кызы шундый икән», – дип сокланулы фикер туарга тиеш. Мин сезгә уңышлар телим. Кайда яшәсәгез дә, эшләсәгез дә татар милләтеннән булуыгызны онытмагыз. «Кем ул татар?» – дип сорасалар, сез сөйләп бирә белергә тиеш», – диде ул.

11 сентябрьдә Пензада Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финалы узачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*