tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Инсарда «Көмеш яшь патшабикәсе» конкурсы үткән
Инсарда «Көмеш яшь патшабикәсе» конкурсы үткән

Инсарда «Көмеш яшь патшабикәсе» конкурсы үткән

Олылыр айлыгында күбрәк чәчләренә чал кунган кешеләр турында сөйлибез. «РМ Инсар районы буенча социаль яклау» каршындагы пенсионерлар өчен көндезге тору бүлегендә матурлык, зирәклек һәм сәләт бәйрәме узган. Биредә «Көмеш яшь патшабикәсе» конкурсында иң стильле, иң креатив һәм иң сөйкемле катнашучыны сайлаганнар.

Чара йомгаклары буенча жюри дипломнар тапшырган. «Иң сөйкемле» номинациясендә беренчелекне Адилә Исмаил кызы Брюзгина яулаган. «Иң креатив» дип Анна Михайловна Пет-рова аталган. Ә «Иң стильле» исеме белән Александра Викторовна Курдюкованы котлаганнар.

– Конкурста өч гүзәл зат катнашты, – ди «РМ Инсар районы буенча социаль яклау» оешмасының җитәкчесе Светлана Владимировна Анисимова. – Көмеш яшьтәге ханымнарның барысы да алдан тәкъдим ителгән биремнәргә яхшы әзерләнгәннәр. Әй-теп китим, безнең оешма «Старшее поколение» Федераль проектның «Демография» милли проекты нигезендә 2021 елда Инсар белән Кадошкино районнары авылларының 65 яшьтәге һәм аннан олылары, инвалидлар өчен оештырылды. Биредә алар иртәнге 9 сәгатьтән алып 13 сәгатькә кадәр саулыкларын ныгыталар, вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрәләр. Аларны ике автобусыбыз түләүсез яшәгән урыннарыннан барып ала, өйләренә илтеп куя.

Конкурска әзерләнергә безнең хезмәткәрләр – мәдәният өлкәсендә Е.Н.Присяжнова белән Т.П.Кузмина һәм В.А.Шиляева ярдәм иттеләр. Катнашучылар өч милләт вәкиленнән. Алар өч төрле мәдәният – рус, мордва һәм татар мәдәниятен тәгъдим иттеләр. Шуңа күрә «Дефиле» ярышында алар халык костюмын күрсәттеләр, «Иҗади конкурс»та туган телләрендә җырлар яңгыраттылар, ә «Оста хуҗабикә» конкурсында хатын-кызлар милли ашлары белән барысын да гаҗәпләндерделәр. Күп кенә чарага руслар – пироги, мукшы вәкиле хуҗабикәләре – белен, татарларыбыз – бәлешләр алып килеп бергәләп чәй эчүләр үтә. Бездә бик тату группалар оеша. Алар 3 ай яки 6 ай йөриләр. Соңгысын яратып сайлыйлар, – дип сүзен дәвам итте җитәкче.

Конкурсны оештыручылар фике-ренчә, катнашучылар үз мисалларында үзләренең чын көмеш яшь патшабикәләре булуларын – зирәк, талантлы һәм позитив икәнлекләрен исбатлаганнар. Адилә Исмаил кызы Брюзгина шуларның берсе.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*