Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты башкарган мультимедияле энциклопедия интернетта әлегә сынау режимында гына эшли.
Әлеге гыйлми «Tatarica. Татар энциклопедиясе» исемле сайт 6 томлы «Татар энциклопедиясе»нә нигезләнгән.
Сайтта мәгълүматны алфавит тәртибе буенча да, рубрикалар эчендә дә табарга була. Ике тел — рус һәм татар теле бар.
Сайтка кызыксынып керүчеләр өчен баш биттә кызыклы язмалар да тупланган.
Әлеге проект максаты — «Татарстан һәм татарлар турында иң тулы фәнни мәгълүматны интернет челтәренә урнаштыру» һәм «татар китабы традицияләрен саклау» диелгән сайтта