tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Интертат» сайтында Коръән тәфсире чыкты
«Интертат» сайтында Коръән тәфсире чыкты

«Интертат» сайтында Коръән тәфсире чыкты

«Интертат» сайтында «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» – Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире урнаштырылган бүлек барлыкка килде.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» – Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире. Аларны карау, тыңлау өчен сайтның баш битендәге баннер аша керергә яки сылтамага басарга кирәк.«Интертат» сайтында шулай ук хәдисләр дә бирелгән, бу бүлек алга таба тулыландырылачак.

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте әзерләгән Коръән тәфсиренең һәр сүрәсе аерым бирелә. Бүлекләрдә аудиолар да бар. Коръән сүрәләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укый. Тәфсирләрне исә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, журналист, телевидение алып баручысы Илдар Кыямов сөйли.

«Коръән тәфсирен сайтка кую – күптәнге хыялыбыз иде. Укучылар өчен уңайлы форматта бирергә теләдек. Аллаһның рәхмәте белән, бу эшне бик тиз арада башкарып чыга алдык. Әлеге мөһим вакыйга, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, мөселман календаре буенча Шәгъбан аеның 15нче төненә туры килгән Бәраәт кичәсе – мөселман календаренда иң изге кичәләрнең берсенә туры китереп башкарылды», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов.

Ул шулай ук бу эшне башкарып чыгуда зур көч куйган редакция хезмәткәрләренә – журналист, редакторлага, система администраторы, дизайнерларга, шулай ук тәфсирне булдыруга көч керткән һәркемгә – тәрҗемәчеләргә, дин әһелләренә, техник хезмәткәрләргә зур рәхмәтен әйтте.

«Аерым зур рәхмәтебез Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга, нәфис сүз остасы, журналист, телевидение алып баручысы Илдар Әгъләметдин улы Кыямовка һәм мөфтинең ярдәмчесе, Диния нәзарәте матбугат үзәге җитәкчесе Закирова Резеда Марат кызына. Кылган изге гамәлләре өчен савабы булсын», – диде Рәмис Латыйпов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*