Бу көннәрдә Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел тулуга багышлап төбәкнең авыл-районнарында татар теле һәм мәдәнияте көннәре уза. Аларны тамаша кылырга килгән милләттәшләребез анда җирле үзешчән сәнгать осталары чыгышларын гына карап калмыйча, мәктәпләрдә татар теле укыту, гаиләдә милли тәрбия кебек җитди мәсьәләләрне дә күтәрәләр.

“Теләк булгач, беләк карышмый”, диләр. Укытучысы да табылган, китаплар, дәреслекләр дә кайтарылган. Ә бүген балаларга бүләк итеп өлкә автономиясе дә дистәләгән “Әлифба” китаплары, методик кулланмалар, татар һәм рус телләрендә мультфильмлы әкият китапларын алып килгән.

Өлкәнең татар автономиясе вәкилләре соңрак шәһәр мәдәният йортында узган татар теле һәм мәдәнияте көнендә дә катнаштылар.
Татар телен өйрәнү, аны мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаучылар да ассызыклап сөйләде. Шәһәр мәктәпләренең татар сыйныфларына йөрүче балаларның чыгышы да
Бүгенге бәйрәмдә оештыру мәсәләләре дә каралды. Егерме ел районның татар автономиясен җитәкләгән Барый ага Камаев урынына яңа рәис сайланды. Әлеге иҗтимагый эшне бүгеннән районның мәдәният идарәсе җитәкчесе Наилә Нугаева алып барачак.

Илүсә ханым тумышы белән Башкортстанның Аскын районыннан. Институтта укыганда шушы як егете белән таныша да, кияүгә чыга. Һөнәре буенча укытучы булса да, ул үз эшен ачып җибәргән – чәчәкләр, сувенерлар һәм откырткалар белән сәүдә итә.
Бу көнне мәдәният үзәгендә узган бәйрәмдә татар иҗтимагый тормышында катнашучыларга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Ә район автономиясен 20 ел җитәкләгән Барый ага Камаевка Татарстан мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе бирелде.
Чыннан да, автономияне Барый ага җитәкләгән чорда районда күп эш башкарылды. Ел саен узган сабантуй бәйрәмнәре, татар мәдәнияте көннәре уздыру, сугышта һәлак булучыларга һәйкәлләр ачылу әнә шул хакта сөйли.
Рамис Сафин