tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ипи валчыгы да тәрбияче
Ипи валчыгы да тәрбияче

Ипи валчыгы да тәрбияче

Гөлбакча гөлт итте

Киров өлкәсе Вятка Аланы “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы Урта Шөн авыл җирлегендә үтте. Әлеге җирлектәге “Ак калфак” җитәкчесе Рәмзия ханым Габдрахманова кунакларны башта Түбән Шөн авылында каршы алды. Монда без искиткеч оста куллар гаиләсе белән таныштык.

Капкаларын ачып кергәндә Фәрит әфәнде Сәгъдиев машина ремонтлау белән мәшгуль иде. Өй эчендә исә тәмле итеп итле бәрәңге шулпасы исе таралган, хуҗабикә төшке аш әзерләү белән шөгыльләнә. Рәүфә ханымны эшеннән аердык, әмма ул каршы килмәде. Түр якка уздык һәм стена тутырып эленеп тора торган чиккән әйберләрне күреп шаккаттык.

Беренче булып күзгә ташланган әйбер шул ки, һәрберсе матурлап рам эченә алынган чигү үрнәкләре һәркайсы җете төсләрдән булып, кышның кырыс көнендә гөлбакча гөлт итеп чәчәк аткандай булды. Бераз аңга килгәч, һәр әйбер янында озаклап тукталып җентекләп карый башладык.

Рәүфә ханымның кул эшләрен карап бетерә торган гына түгел. Аның чәчәкләре чигүдән башка да төрле рәвештә бихисап. Я алар брошка кебек түшкә кадарга әзерләнгән, я өстәл өстен бизәргә. Чәчәкләрдән башка кул эшләре дә җитәрлек һәм аларның барсы шул кадәр нечкә зәвык һәм осталык белән башкарылган ки, бары тик сокланырга гына кала. Рәүфә ханыма персональ күргәзмә кирәк!

Ипи валчыгы

Икенче тукталыш Урта Шөн авылы мәчетендә. Машинадан төшүгә борын кытыклап коймак исе кергән иде, дөрес сизгәнбез икән. Мәчет ишек алдында тимер мич, мич өстендәге ике табада авыл уңганнары коймак чыжлата. Салкын һавада эссе коймак бигрәк тәмле!

Мәчет эченә килеп керүгә күңел тагын бер сөенеп китте. Ак яулыклы әбиләребездән мәчет эче нурлангандай булган. Ни дисәң дә, арка төшереп дүрт почмаклап бәйләгән яулыклы әбиләрдән дә матур кеше юк!

Рәмзия ханым утырышның көн тәртибе белән таныштырды. Сүз, иң беренче чиратта, бала тәрбияләгәндә дөрес тукландыру турында. Үзе биология укытучысы буларак, ул дөрес туклану турында фәнни белешмә бирде. Шул ук вакытта гаиләдә баланы кечкенә чакта өстәл артына утырту ул ашату өчен генә түгел, тәрбия нигезе шунда салына башлый. Бала өлешне белергә өйрәнә, чөнки аңа әбисе, үзең генә ашасаң тәүфигың кими ди. Бисмилла әйтеп ашый башлау, ашагач дога кылу – болар барсы әбиләр тәрбиясе. Ашау әзерләгәндә эш кушкан булып, әбиләр баланы хезмәткә дә өйрәтә, рәттән, хикмәт белән, тәрбия асылы да салына.

* Мәктәп ашханәсендә балалар кизү торганда ничек итеп өстәл сөртүләреннән үк өйләрендә нинди тәрбия икәнлеге күренә, – диде укытучы. – Ипи валчыгы да тәрбияче!

Гөлнара абыстый җыелган халыкны вәгазь белән зиннәтләде. Тыелганнардан тыелып яшәү өчен көч-куәт кирәк дип, күңелләрне ныгытты. Авылның элекке абыстайларын искә алып, алар безне шулай өйрәтте дип, мисаллар китерде. Балаларны ялган сөйләүдән сакларга кушып, ялган белән иман бер кешедә тормас дип белдерде.

Дүрт сәгать – бер мизгел

Сасмак авылыннан килгән “Сүнмәс дәрт” ансамбле мөнәҗәтләр әйтеп күңелләрне нечкәртте. Элекке гади тормышта мөнәҗәтләр кул эше тоткан арада да әйтелгән, бәлки, йон эрләп утырганда күңелләрдә барлыкка килгәндер дә.

Алга таба “Авылымның оста куллары” дип аталган кул эшләре күргәзмәсе белән таныштык. Әниләренә, әбиләренә ияреп бәйли, тегә, чигә белгән кыз бала тырыш булып үсә,аның бу шөгыле көнен икмәкле итә. Кәгазьдән кәрҗин үрү буенча остаз дәресе әбиләрне бик кызыксындырды, чыпта үргән күк икән диештеләр.

Бакчачылык буенча киңәшәләрне барсы игьтибар белән тыңлады. Рәмзия ханым һәр киңәшен фәнни нигезләмә белән раслады.

Оста кулларны оста пешекчеләр алмаштырды. Бу авылда чәк-чәк Казанча вак итеп түгел, эре итеп ясала. Нурания ханым Харисова белән Нурфия ханым Гафиевалар пешергән чәк-чәкләр тирә-якта дан тота гына түгел, хәтта Америкага алып киткәннәр.

Гаять эчтәлекле булган утырыш дүрт сәгать барды, әмма вакыт үткәнен сизмәдек тә. Җыелган халык икенчесе кайчан була дип калды.

Шәмсия Хәлимова, “Ак калфак” җитәкчесе
Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*