19нчы июнь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршысындагы мәйданда татар халкының милли бәйрәменә — Казан Сабан туена бүләк җыю йоласы булып узды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева һәм башка дәүләт оешмалары вәкилләре катнашты. Чара кунакларын якынлашып килүче милли бәйрәмебез белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы исеменнән Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова котлады. Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре да чараның катнашучылары булды.
Һәр оешма милли бәйрәм өчен бирнә әзерләгән иде. Алар җигүле ат арбасына җыя барылды. Чараны “Бәрмәнчек” ансамбле, Винера Ганиева, Анастасия Макарова, Инсаф Бәдретдинов һәм башкалар иҗади номерлары белән бизәде.
Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, кайчы белән бүләк кисү, чүлмәк вату уеннарында бәйрәм кунаклары теләп катнашты. Һәрберсе истәлекле бүләккә ия булды.
Милли бәйрәмебез 21 июньдә барлыгы өч мәйданчыкта узачак.