tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Шәрипов Чистай шәһәрендә эшлекле сәфәрдә булып кайтты
Ирек Шәрипов Чистай шәһәрендә эшлекле сәфәрдә булып кайтты

Ирек Шәрипов Чистай шәһәрендә эшлекле сәфәрдә булып кайтты

6 июнь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Чистай шәһәрендә эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Сәфәрнең максаты – Чистай шәһәре һәм Чистай өязендә туып-үскән күренекле татар шәхесләренә музейлар ачу өчен яраклы биналарны карау, җирле татар милли хәрәкәте вәкилләре белән очрашулар уздыру иде.

Татар җәмәгатьчелеге әлеге җирлектәге тарихи урыннарны игътибарга алып, бу урыннарда музейлар ачу, элмә такталары кую мәсьәләсен күптәннән күтәрә. Алар арасында суфи Мөхәммәтзакир Камалов Чиставиның торак йорты, “Камалия” мәдрәсәсе бинасы, Юкәтау каласы мәйданчыгы, тарихи мәчет биналары – барлыгы дистәгә якын объект бар. Конгрессның эшче төркеме эшендә тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова, тарих фәннәре кандидаты Рафик Насыровлар да бар иде. Сәфәрне оештыру эшләрен үз өстенә конгрессның Чистай җирле оешмасы рәисе Фәрит хәзрәт Галимов алды.
Билгеле булганча, бүгенге көндә Чистайда заманча мәдәни-туристик үсеш үзәге булдыру буенча махсус программалар кабул ителеп, күләмле эш алып барыла. Бу хәрәкәттә татар халкының мирасы да лаеклы урын алуын тәэмин итү – милли оешмаларыбыз алдында торган бурыч.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*