ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Шәрипов эш сәфәре белән Кайбыч районына килде
Ирек Шәрипов эш сәфәре белән Кайбыч районына килде

Ирек Шәрипов эш сәфәре белән Кайбыч районына килде

Бүген Кайбыч районына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов килде.

Аның белән очрашуда Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Кайбыч бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев, бүлекнең актив эшлеклеләре, оешмалар, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, дин әһелләре катнашты.

Кайбыч мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин үз чыгышында милли мәгарифкә республика күләмендә зур игътибар бирелүенә басым ясады. Балалар бакчаларында ана телендә тәрбия бирүнең 94 процент тәшкил итүен Ирек Шәрипов югары бәяләде.

Райондагы 15 мәктәпнең сигезе — татар телендә белем бирүче мәктәпләр. Укучыларның 0,8 проценты туган тел буларак рус телен, 1 проценты чуваш телен, 98,2 проценты татар телен өйрәнә. Районда татар балаларын туган телдә укыту һәм тәрбия бирү 74,67 процент тәшкил итә.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлек җитәкчесе Җәмилә Сәгыева киңкырлы эшчәнлекләре белән таныштырды. Алар халкыбызның гореф-гадәтләрен, туган телебезне, мәдәниятне саклауга зур өлеш кертә.

Ирек Шәрипов Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырып, кайбычлыларның эшләрен уңай бәяләде.

Очрашу ахырында Бөтендөнья татар конгрессының Кайбычтагы бүлек активистларына бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*