10 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов эшлекле сәфәр белән Чистай шәһәренә барды. Бу көнне биредә татар милли оешмалары һәм җирле мөхтәсибәт тарафыннан күпсанлы очрашулар уздыру каралган иде. Чистай төбәгенең иң үрнәк булырдай үзенчәлеге шунда – алар милли һәм дини оешмалар эшчәнлеген бердәм көч буларак оештыра алганнар. БТК җирле оешмасы, “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе, аксакаллар һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләре бергәләп мөхтәсибәт бинасында эшчәнлек алып баралар. Биредә һәр оешмага аерым бүлмә бирелгән һәм төрле чаралар уздыру өчен заманча шартлар тудырылган. Бу көнне БТКның Чистай җирле оешмасының киңәйтелгән утырышына да алар барысы бергә җыелдылар.
Ирек Шәрипов җыелган җәмәгатьчелек вәкилләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләү сүзләрен җиткерде, җирле татар оешмалар алдында торган көнүзәк сорауларга тукталды. Соңыннан БТКның Чистай җирле оешмасы җитәкчесе Фәрит Галимов үзләренең эшчәнлеге турында хисап тотты.
Татар халкы күпчелек булмаган Чистай шәһәре мохитында ничек телне саклап калырга, балалар һәм яшьләребезгә гореф-гадәтләребезне ничек сеңдерергә – бу турыда барлык мили оешма җитәкчеләре үз фикерләрен белдерде. Шунысы шатландыра – биредә хатын-кызлар, аксакаллар, яшьләр оешмалары вәкилләре эзлекле рәвештә эшлиләр, һәрберсенең оешкан төркемнәре бар, еллар дәвамында тормышка ашырылучы проектлары булдырылган.
Бу көнне Чистайда “Татарлар: үз өемдә – үз көем” радиотапшыруы иҗат коллективы да эшләде, күпсанлы интервьюлар яздырылды. Болар барысы да бу җомгада Татарстан радиосы эфирында яңгыраячак.
Кичә ахырында милли эшебездә аеруча фидакәрьлек күрсәткән милләттәшләребезгә БТК Рәхмәт хатлары тапшырылды.