28 нче март көнне, Кама Тамагы районына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов килде. Аның катнашында җирле оешма утырышы булды. Утырышта җирле оешма җитәкчесен һәм аның составын билгеләделәр, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар куелды. Җитәкче итеп Фәйзрахман Сәлах улы Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Галиханова Гөлназ Илгиз кызы сайланды. Оешма составына төрле өлкәләрдә эшләүче вәкилләр – район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, район башлыгы урынбасары Илнур Таһир улы, тәрбия эшләре буенча мәгариф идарәсе урынбасары Лилия Илһам кызы, “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Гөлнара Хәлим кызы һәм башкалар керде. Утырышта күп кенә яңа тәкъдимнәр, сораулар тыңланылды.