Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов эш сәфәре белән Спас районында.
Биредә ул, 2026 елга әзерләнгән эш планы нигезендә, Спас районы җитәкчелеге һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы идарәсе вәкилләре белән очраша, идарә утырышы уздыра һәм “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә оештырылган “Татарлар: үз өемдә – үз көем” Татарстан Республикасының муниципаль районнарында яшәүче татарлар аудиториясенә юнәлтелгән атналык радиотапшырулар яздыруда катнаша.
Татарстан Республикасы Россиядә татар милләте вәкилләренең иң күп яши торган төбәге.
Халкыбызның үз җирендә тулы канлы милли мохитта яшәвен тәэмин итү – дәүләт органнары һәм милли җәмәгатьчелек алдында торган мөһим бурычларның берсе.
Шушы уңайдан, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан җирлегендә эшләп килүче татар милли оешмалары эшчәнлеген бер мәгълүмати кырга туплаучы, алар өчен даими аралашу мәйданчыгы булырдай радиотапшырулар циклын гамәлгә куеп килә.
Һәр атнада яңа чыгарылыш әзерләнеп, республиканың радиостанцияләрендә һәм Интернет челтәрендә урнаштырыла. Тапшыру Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмалары эшчәнлегенә багышлана, республикада булган милли чараларны яктырта.