tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Шәрипов: Ютазыда Татарстан һәм татар дөньясы өчен зур, мөһим вакыйга үтә
Ирек Шәрипов: Ютазыда Татарстан һәм татар дөньясы өчен зур, мөһим вакыйга үтә

Ирек Шәрипов: Ютазыда Татарстан һәм татар дөньясы өчен зур, мөһим вакыйга үтә

Ютазы районының Әбсәләм авылында «Кымыз бәйрәме» Төбәкара фестивале үтте. Фестиваль 2нче ел оештырыла. Биредә «Татар информ» хәбәрчесе дә эшләде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — ТР конгресс бүлекләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Шәрипов чараның татар халкы өчен мөһим бәйрәм булуын әйтте.

«Сезгә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның кайнар сәламнәрен җиткерәбез. Бүген Ютазыда Татарстан һәм татар дөньясы өчен зур, мөһим вакыйга үтә. Ат — татар кешесе өчен тормыш рәвеше, спорт, сәламәтлек һәм бизнес», — диде Ирек Шәрипов.

Шулай ук ул кымызның ифрат файдалы булуын ассызыклады. «Бу бәйрәмнең максаты — традицияләребезне саклап калу, асылыбызны онытмау. Кымыз — ул бик файдалы эчемлек. Аны эчегез, кулланыгыз һәм шифасын күрегез», — дип сөйләде ул.

Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге зур фестивальнең Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелүе дә мөмкин.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*