tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирфан Әбләзов: “Төбәктәге татарларга булышырга тырышабыз”
Ирфан Әбләзов: “Төбәктәге татарларга булышырга тырышабыз”

Ирфан Әбләзов: “Төбәктәге татарларга булышырга тырышабыз”

Саратовның Өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе Ирфан Әбләзов XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында ел саен катнашып килә. Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Быел форум Казан шәһәрендә уза.

– Без үзебезнең төбәктәге татарларга булышырга тырышабыз. 30 елга якын инде татар мәктәбе эшләп килә, аннан тыш татар балалар бакчасы да бар. Бөтенроссия күләмендә оештырылган Сабантуй да беренче тапкыр бездә үткәрледе, – диде ул Саратов өлкәсендәге татар теленең, мәдәниятенең хәле турында сөйләгәндә.

Өч көнлек форум программасында катнашучылар өчен Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә. 18 ноябрь көнне «Kazan Palace by TASIGO» кунакханәсендә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе  Р.Н.Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*