3 март көнне Иркутск каласында Татар һәм башкорт мәдәнияте көне узачак. Бу хакта җирле татар яшьләренең “Идел-Ангара” оешмасы хәбәр итә.
Чара Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышлана.
Программада әдәби һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе, “Кадетлар” музыка уен корлаллары ансамбле концерты тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук бу көнне “Ангара таңнары” татар һәм башкорт сәнгате фестиваль-бәйгесе үткәреләчәк. Көн азагында бәйге җиңүчеләрен бүләкләү булачак.