Иркутски өлкәсенең Усть-Ордынский бистәсендә “Байкал нуры” – “Без төрле. Без бергә” исемле этнофестиваль үтте. Бу чара күпмилләтле Иркутски өлкәсендә яшәүче халыкларның төрлелеген күрсәтүгә һәм толерантлык тәрбәяләү максаты белән үткәрелә башлаган.
Ноябрь башында үткән беренче шушындый этнофестивальдә Усть-Ордынский Бурят округының Эхирит-Булагат районындагы Олой авылыннан “Алтын кояш” исемле татар гаилә төркеме катнашты һәм икенче урын яулады. Бу төркем Иркутски өлкәсендә билгеле коллектив, алар җирле татарларның мәдәни тормышында актив катнашалар.
Әлфия Миңнуллина