tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана
Иртәгә Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана

Иртәгә Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана

Иртәгә, 9 октябрь, Казанда VII Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана. Форумны Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештыра. Форум эшчәнлегендә катнашырга татар дөньясының иң актив каләм ияләре җыелачак.

Беренче көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашу планлаштырылган. Биредә регионнан килгән баш мөхәррирләрнең хисапларын тыңлау каралган.

10 октябрь көнне Татарстанның Әтнә районына сәфәр оештырылачак. Журналистларга район буенча экскурсия һәм җирле җитәкчелек белән очрашу уздырылачак. Шулай ук алар Ш.Мәрҗани музеена , С.Хәким музеена һәм Түбән Бәрәскә авылындагы иң борынгы таш мәчеткә сәяхәт кылачаклар.

11 октябрь көнне форумның ябылу тантанасы узачак. “Хәбәр” журналистлар бәйгесе һәм “Мин – укытучы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*