tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Казанда XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы старт алачак
Иртәгә Казанда XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы старт алачак

Иртәгә Казанда XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы старт алачак

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елның 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак.

Форумга Россия Федерациясенең 77 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1000 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы. Делегатлар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән.

17 май көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә делегатлар “Russia Halal Expo 2024” күргәзмәсе белән танышачаклар.

18 май көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Шулай ук әлеге көнне дин әһелләре төркемнәргә бүленеп 3 дискуссион мәйданчыкта эшлиячәкләр. Соңрак делегатлар “Казан” агросәнәгать паркында “Russia Halal Expo 2024” күргәзмәсен карый алачак.

19 май көнне Форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” тантанасында катнашачаклар.

Белешмә өчен: “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Шул елдан башлап әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессының даими проекты булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*