tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исаклы татарлары I милләтара фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар
Исаклы татарлары I милләтара фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар

Исаклы татарлары I милләтара фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар

Россия көненә багышлап, Исаклы район үзәгендә “Чишмәле ягым” дип аталган I район фестивале уздырылды. Гөрләп үткән чарада татарлар да актив катнаштылар.

Иртән-иртүк 20 төрле милләт халыклары яшәүче Исаклы районының сигез авыл җирлеге мәйданда милли йортлар урнаштырдылар. Кайсы йортка кермә, милли уеннар, гореф-гадәтләр, җыр-биюләр белән каршы алалар, кечкенә генә булса да, гасырларга сузылган тулы канлы тормыш барышын тоемлау мөмкинлеге туа. Чарада шәхси предприятиеләр РайПО аша тәкъдим иткән ашамлыклар ассортименты бик зур иде.

Шулай ук фестивальдә рус, татар, чуваш, әрмән әбиләре сер итеп сакланган рецептлар буенча пешерелгән милли ашларны һәм эчемлекләрне татып карарга мөмкин булды. Ашап-эчеп алган кунаклар конкурс-викториналарда, остаханәләрдә бик теләп катнаштылар.

“Исаклы – йөз чишмә ягы” — хәзер инде район брендына әверелгән шигарь. Халыкта мондый әйтем дә бар: “Җирең зурмы дип сорама, суың күпме дип сора”. Борынгылар электән үк су кадерен белгәннәр, ул гына бит тормыш чыганагы. Шуңа күрә бәйрәм дә сафлык, уңыш, яшәеш чыганагы булган чишмәләр суын сәхнәгә чыгару белән башланып китте.

Фестивальне рәсми рәвештә Исаклы районы башлыгы Валерий Ятманкин башлап, кунакларны һәм район халкын язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануы белән котлады, терлекчелек һәм яшелчәчелек өлкәләрендәге уңышларын билгеләп үтте һәм күңел ачу чараларына старт бирде.

Фестиваль үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары, остаханәләр, халык уеннары, җирле фольклор номерлар белән үрелеп барды. Конкурс программасын компетентлы жюри “Иҗади номер”, “Милли аш”, “Интерактив мәйданчык” номинацияләре буенча бәяләде. Тантананың җылы атмосферасы, җирле артистларның һәм коллективларның самими чыгышлары бәйрәмгә шатлык һәм күңел күтәренкелеге өстәп торды.

Махсус хәрби операция аерым тема булып барды. Чөнки сугыш башланганнан бирле район халкы фронтка ярдәм итеп тора. Волонтерлык эшендә актив булган якташларга Рәхмәт хатлары һәм администрация медальләре тапшырылды.

Исаклы татарлары әлеге фестивальдә зур урын алып тордылар һәм күпкырлы иҗади кешеләр булуын күрсәтә алдылар. Монда Гөлсинә Макарова һәм Флюра Хәлиуллинаның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк: татарларның иҗатын һәм эшен күрсәтү бурычы, башлыча, аларның җилкәсенә төште. Алар Исаклы авылы чатырында үзенә күрә кечкенә генә Сабантуй оештырганнар иде. Флюра ханым бавырсак өеме пешереп алып килгән, Гөлнара Бирюкова, Минсылу Вагыйзова, Нәфыйга Заһидуллина, Әнисә Баһаутдинова, Алия Сәлахова, Сания Мостафина һәм Ирина Гросс пешереп килгән чәкчәк, бәлеш, кыстыбый, җиләкле бәлешләрдән өстәл сыгылып торды, беркем дә моннан ач китмәде. Хәтта бавырсаклар беткәч тә, килеп-килеп сораучылар күп булды.

Милли бәйрәм татар гармуныннан башка була алмый бит инде. Виртуоз баянчылар Әнисә Баһаутдинова һәм рус егете Александр Дмитриев башкарган көйләргә кушылып җырладылар һәм “Түбәтәй” уенын уйнадылар. Уен шартлары бик гади – уйнаучылар, түгәрәккә басып, чират буенча түбәтәйне йә берсе, йә икенчесе кия. Ә музыка тукталгач, түбәтәе башында калган кешегә биергә яисә җырларга бирем бирелә.

Бәйрәмгә килгән халык арасында балаларның күп булуы куандырды. Алар өчен уеннар оештырылды. Педагог белеме булган Флюра Хәлиуллинага балалар белән уртак тел табуы авыр булмады. Нәтиҗәдә, Исаклы авылы үзешчәннәре “Милли ашлар” һәм “Иҗади номер” номинацияләрендә I дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнделәр. Сүз уңаеннан, “Иҗади номер” белән дә Флюра Хәлиуллина чыгыш ясаган.

Исаклы районында яшәүче татарлар саны күп булмаса да, аларның иҗтимагый тормышта катнашып яшәүләре рәхмәт хисләре тудыра. Якын киләчәктә Исаклы татар хатыннары җирле “Ак калфак” оешмасы оештырырга да җыеналар икән. Үз оешмалары да булгач, Исаклы татарлары турында ешрак ишетә башларбыз, дип ышанабыз.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*