Өлкән яшьтәге милләттәшләребез арасында гаҗәеп кешеләр күп. Кем уйлаган, 82 яшьтә дә шундый эшләр майтарып ятырга мөмкин дип.
Малмыж шәһәрендә яшәүче Халисә апа Нәҗипова турында әйтүем. Оныгы Руслан башка бик күп ир-егетләр күк Украинага махсус хәрби операция биләмәләренә юллана. Уллары әти-әнисе, әбисе белән аралашып тора. “Борчылмагыз, мин исән-сау, бар да яхшы” дигән сүзләрнең ни дәрәҗәдә кадерле булуын балалары яу кырында булган әти-әниләр генә беләдер.
“Ничек тә ярдәм итәрбез, исән-сау гына кайтсыннар”, – дип, әнә шундый девиз белән яши хәрби операциягә ярдәм итүче якташларыбыз. Тизрәк сугышлар бетеп, оныгы яу кырыннан туган җиренә исән-сау кайтсын иде дигән теләк белән янып яши Халисә апа. Җиңүне якынайтыр өчен яшьләргә ияреп, ул да кулыннан килгәнне барысын эшли. Волонтерлар белән бик зур ярдәм күрсәтә. Волонтерлык эшендә уллары Марат белән Айрат та бик актив катнашалар. Фронтка дип кирәк-яракны җыялар, машиналарга төяп җибәрәләр. Кием-салым, перчаткалар, оекбашлар, гигиена, ашау әйберләре, посылкаларга салалар. Русланга дип аерым “посылка” тутырсалар, шулай ук башка солдатлар өчен дә хәстәрләп җибәрәләр. Чөнки алар барысы да бер халәттә, барысы да ил өчен безнең тынычлыгыбыз өчен, көрәшәләр. Бер вакыт мобилизацияләнгән якташларыбыз дрон сораталар. Моны сатып алу өчен шактый гына акча кирәк була. Халисә апа ике дә уйламый, акча җыярга чыгып китә, халыктан да, оешмалардан да сорап, тиешле сумманы туплый.
– Без көн дә тәмле ашыйбыз, җылы урынга ятып йоклыйбыз, ә анда малайларыбыз ничек микән, – дип, үзәге өзгәләнә әбекәйнең.
Шул исәптән, аз булса да, тәмле ризык белән чәй эчәрләр дип, гуманитар ярдәм барган саен Халисә апа алтышар килограмм чәк-чәк пешереп җибәрә. – Булдыра алсам, Украинада хәрби операциядә булучыларның барысына да пешереп җибәрер идем мин аны, – ди ул. – Пешерергә кирәк яракны малайларым да алып кайтып бирәләр, – ди, ярдәмчеләре булганга сөенеп. Өчәр литрлы биш чиләк бал сатып алган инде, чәк-чәк пешерер өчен. Украинадагы солдатларыбызга җибәрәсен белгәч, очсыз бәя белән саталар ди Халисә апа, балчыларга да рәхмәтле булып. Чәк-чәкләрне махсус формаларда катырып, яхшылап ризык пленкасына төреп сала.
Йөрәк җылысын кушып пешергән чәк-чәкләре бигрәк тәмле, таралып та тормый, артык каты да түгел, чын оста пешергән. Аш-су әзерләп кеше сыйларга дисәң, кунакчыл Халисә апа әзер тора. Үзенең туган авылы Акман авыл зиратында өмә ясаучыларга да сыен әзерләп алып бара ул, соңгы тапкырында өмәгә 18 кеше килгән. Акман авылының беткәненә дә инде күп-тән, зираты гел дә караулы. Аллаһ ризалыгы өчен дип, мәчетләрдә Коръән ашы да уздырып тора. Улым исән-сау әйләнеп кайтсын дип Аллаһтан сорап, мич ризыклары пешереп, күрше-күләнгә, ялгыз, авыру әбиләргә дә өләшеп чыга. Үзен өлкән яшьтә дип тормый, ярдәмчел ханым кеше эшенә дә булышып тора. Әле хөкүмәт эшеннән туктаганына да биш-алты ел гынадыр, техник хезмәткәр булып, кайда гына эшләсә дә, 52 ел буе эшен җиренә җиткереп башкара ул. Шуңа да аны үзе эшләгән оешмаларда хөрмәт белән искә алалар. Төбәгебездә дә, якын-тирәләрдә дә Халисә апа Нәҗипова танылган һәвәскәр җырчы. Аның җырлаганын яратып тыңлаучылар, үзебезнең Зифа Басыйрова дип йөртәләр. Җырларга дисәң, әле дә ялындырып тормый ул: “Имам әйткәнчә, җырларга ярый, намаз – фарыз”, – ди.
Теләкләребез кабул булып, ир-егетләребез исән-сау кайтсыннар, дөньялар тыныч булсын. Изге гамәлләрең үзеңә игелек булып кайтсын, Халисә апа.
Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотосы.
“Дуслык” газетасы