Өченче буын университеты кысаларында «Кул эшләре остаханәсе» факультеты түгәрәге быел Исергәп авылында үз эшен башлады. Шулай итеп, “Ак калфак” җирле оешмасына йөрүче унга якын хатын-кызны кул эшләре берләштерде.
Кул эшләре осталарын берләштергән түгәрәкне ветеран укытучы, “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе Рүзилә Әбүзарова җитәкли. Үзе дә кул эшләре остасы булган якташыбыз бик теләп үз тәҗрибәсен башкалар белән бүлешә.
– Бәйләнгән бер читек өчен ун данә бәйләнгән алтыпочмак кирэк, – бәйләм остасы. – Әгәр крючок белән оста эш иткән кеше булса, аны бәйләү озак түгел. Бер атна эчендә бер пар бәйләп була. Бәйләм җебенең төсләре ачык булырга, контраст төсләр сайланса, бик матур килеп чыга.
Бәйләм түгәрәгенә йөрүчеләр сүзләренчә, алар кул эшләре белән утырган арада рәхәтләнеп сөйләшәләр, кызык хәлләр турында серләшәләр, кич утырганда җырлана торган җырларны җырлыйлар, ял иткән арада тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчәләр.
Чыганак: bavly-tat.ru