Россия Матбугаты көне уңаеннан Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских Хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашты. Тантаналы чарада өлкә җитәкчесе фидакарь матбугат хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов та бар. Ул Ульяновск өлкәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш кертүе, хезмәттә ирешкән уңышлар һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Ульяновск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” билгесе (знак отличия “За заслуги перед Ульяновской областью”) белән бүләкләнде.
Исхак Хасибулла улын чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез!
Рәмис Сафин