Ишеевка бистәсенең “Ислам нуры” Җәмигъ мәчетен реконструкцияләү – яңарту эшләре дәвам итә.
Татарлар күмәкләшеп яшәгән Ишеевка район үзәгендә мәчет узган елның туксанынчы еллары башында сафка бастырыла. Мөселман кардәшләребез бистәнең нәкъ үзәгендә урнашкан Аллаһы йортына җыелып биш вакыт намаз укыйлар, дин нигезләрен өйрәнәләр. Милләт җанлы, тынгысыз йөрәкле Наил хәзрәт Гизятуллов имам-хатыйб итеп билгеләнгәч, бистәдә дин эшләре күпкә җанланып китә. Ул власть органнары белән уртак фикергә килеп, яшьләр белән иманлы эшмәкәрләрне мәчеткә тарту җаен таба. Алар ярдәменә таянып, мәдрәсә бинасын яңарту, зиратны төзекләндерү һәм яңа мөселман зираты өчен бүлеп бирелгән җир участогын койма белән тотып алу чарасын күрә.
“Хәзер инде мәхәллә халкы, ак байларыбыз белән киңәштек тә, мәчетебезне реконструкцияләү эшләренә керештек. Намазга йөрүчеләр саны арта баруын исәпкә алып, икенче этаж салу карарына килдек. Анда төрле дини чаралар, мәҗлесләр үткәрү, дин дәресләре алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылачак. Мәчетнең төп манарасын аерым корырга булдык, аның биеклеге 24 метр тәшкил итә.
Мәчетебезне яңарту эшләрен мәхәллә халкының сәдака акчасына алып барабыз, шулай ук юмарт бизнесменнар да ярдәм итәләр. Телеграм социаль челтәрендә махсус группа ачып җибәрдек. Аны мәхәлләбез активисты, танылган эшмәкәр Эльмир Мөнир улы Файзуллин бик оста алып бара. Ул исәп-хисап счетындагы керемнәр һәм чыгымнарны тиененә кадәр халыкка җиткереп тора. Төзелеш мәйданчыгында көн дәвамында нинди эшләр башкарылуын хәбәр итә. Чувашиядән килгән осталар алны-ялны белмичә, бик тырышып эшлиләр. Шушы вакыт эчендә башкарылган эшләрнең күләме алты миллион сумнан артып китте инде. Ә алда эшлисе эшләр тагын да күбрәк әле”,- ди “Ислам нуры”ның имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гизятуллов.
Ишеевка бистәсенә кабатланмас ямь өстәп торган, мөселман кардәшләребезнең горурлыгы булган “Ислам нуры” мәчетен яңартуга сез дә үз өлешегезне кертә аласыз, хөрмәтле җәмәгать! Мәчет-мәдрәсәләр төзелешенә, аларны яңарту эшләренә сарыф иткән хәләл малларыгыз сәдака-җария булып исәпләнәчәк. Ишеевка мәчетен реконструкцияләү өчен сәдаканы түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин: 4276 6900 1514 8189 (Эльмир Мунирович Ф.).
И.ХАСИБОВ
Чыганак: emet73.ru