8нче июнь көнне бай тарихлы Тукай районы Иске Абдул авылында халкыбызның зур бәйрәме Сабан туен гөрләттек. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлбәттә, мәйдан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган чыгышлар белән башланып китте. Шулай ук, авылыбыз тарихын барлаган, китап чыгарган элеккеге укытучы Зөфәр абый Дәүләтшинны, мәйданның иң зур яшьтәге кунагы Габделбәр абый Сафинны, безнең бик күп проектларыбызны тормышка ашырырга ярдәм иткән имам-хатыйбыбыз Илдар Мөнәвир улын, кыр батырларын зурладык, хөрмәтебезне күрсәттек. Мәйдан кунаклары өчен “Асыльяр” һәм “Рәйхан” фольклор коллективлары чыгыш ясады. Көрәш батыры кыйммәтле бүләккә һәм тәкәгә ия булды.
Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле бүлеге җитәкчесе, “Гиндукуш” хәрби дан музее җитәкчесе Резеда Гарипова.