Агымдагы елның 15-18 мартында Мәскәү шәһәренең иң үзәгендә – Иске Арбатта язгы бәйрәм Нәүрүз узачак.
Иске Арбатта Нәүрүз көннәре – ул халык декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләренең иң эре күргәзмәсе, милли костюмнарны тәкъдим итү, төрле милли ашлар дегустациясе, сәнгать осталары һәм үзешчән иҗат коллективлары концерты.