Иске Богады халык театры Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» комедиясен күрсәткәннән кергән билет акчаларын махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм фондына тапшырды.
«Йөрәк маем» спектален артистлар ике тапкыр авыл сәхнәсендә һәм бер тапкыр район мәдәният йортында Актаныш районындагы театр декадасы кысаларында тамашачыларга тәкъдим иттеләр.
Иске Богады театрының быелгы сезонында үзенчәлеге шунда – артистлар чираттагы спектакльгә билет сатудан кергән акчаларны «Без бергә» ярдәм фондына тапшырды. Соңгы спектакльдән 10 400 сум акча җыелган, табыш хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итү өчен тотылачак.
Ләйсән Газизова.
Чыганак: aktanysh-rt.ru