tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Исәнтимер халкының матур йоласы
Иске Исәнтимер халкының матур йоласы

Иске Исәнтимер халкының матур йоласы

Кышкы йокыга талган авыллар яз җитү белән җанланып китә. Кояш карый башлауга, күчмә кошлар төркем-төркем булып үз ояларына кайтып урнашалар. Шуны гына көткәндәй, илебезнең төрле почмакларына таралышкан ул-кызлары, сагынышып, туган авылларына кайта. Аларга биредә һәрнәрсә – туып үскән нигез, тәгәрәшеп уйнаган болын, челтерәп аккан чишмә, укып йөргән мәктәп – барысы да якын, кадерле. Авыл үзенең улларын һәм кызларын гына түгел, аларның инде зур, ишле гаиләләрен дә кочак җәеп каршы ала.

Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылы табигатьнең искиткеч матур почмагында урнашкан. Җәен Иске Исәнтимер дә, ана кош сыман, газиз балаларын үз канаты астына җыя. Биредә әби-бабайлардан әманәт, рухи мирас булып күчкән бик матур, күркәм йола сакланып килә – бала-оныклары һәм оныкчыклары туган нигезләренә җыелышып кайтып, әти-әниләренең, барча әрвахларның да рухларын шатландырып Ясин мәҗлесләре үткәрәләр.

Ишеевка бистәсенең “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гизятуллов шушы җирдә, шушы туфракта туып үскән. Ул үзенең гаиләсе, туганнары белән туган авылына еш кайтып йөри. Әби-бабасы белән әти-әнисе гомер иткән йортны кадерләп карый. Кайткан саен якын кешеләренең каберләрен зиярәт кыла, аларның рухларына багышлап догалар укый. Милләт җанлы, игелекле дин әһеле ел саен барлык авылдашларын да клубка җыеп корбан, ифтар ашлары уздыра.

Гизятулловлар быел да авыл халкының күркәм йоласына тугрылык саклаган. Наил хәзрәтнең хәләл җефете Елена ханым, кызы Әминә белән Назирә апасы туган нигезләренә кайтып, тирә-күршеләре, туган-тумачалары белән җыелып Ясин мәҗлесе үткәргәннәр.

Гизятулловлар гаиләсенең чат күршеләре – хәзерге вакытта Тольятти шәһәрендә гомер кичерүче Нурия Зайнуллова җәй җитүгә авылга кайта. Нурия абыстай мәҗлесебезне бик тә оста алып барды, авылдашларга тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде һәм барлык әрвахларның да рухларын шатландырып Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыды, ди Елена ханым.

Нурия Зиннәт кызы Тольятти шәһәре мәчете каршындагы дини курсларга йөреп белем алган. Ул үзенең вәгазьләре аша халыкны бердәм булырга, динебез кушканча яшәргә өнди.

Коръән укыту мәҗлесләре һәр авылда, һәр йортта, һәр фатирда үткәрелсен иде. Чөнки дини мәҗлесләр иманыбызны, туганлык җепләрен ныгытырга ярдәм итә, кардәшләрне, күршеләрне тагын да якынайта, дуслаштыра һәм туган нигезләрне онытмау, исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшәү кирәклеген искә төшерә.

Р.НИГЪМӘТЛЕ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*