Бүген, 13 август көнне, “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивален уздыру буенча пресс-конференция оештырылды. Утырышта Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчелеге рәисе – Владимир Вавилов, “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестиваленең проект авторы – Рөстәм Исхаков һәм җырчы, автор-башкаручы – Илназ Гарипов катнаштылар.

“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале Биектау районы Иске Камай авылы территориясендә урнашкан Иске Казан музей тыюлыгында узачак. Чара 23 август көнне, сәг.14:00 да башлана. Алдан сатып алучыларга билет бәясе 250 сум, фестиваль көнне алучыларга 300 сум . Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843)240-84-84, 240-24-99