Ульяновск өлкә типографиясендә күренекле дин әhеле Әнвәр хәзрәт Адельшинның әнә шулай дип аталган китабы басылып чыкты.
Гомеренең шактый өлешен динебезгә хезмәткә, традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерүгә багышлаган Әнвәр хәзрәт әлеге китапта Иске Кулаткы район үзәгендә Җәмигъ мәчет төзүгә бәйле истәлекләре, күңел хатирәләре белән бүлешә, шушы изге эшкә булышучыларга рәхмәт сүзләрен юллый. Өлкәбез башлыгы Юрий Горячев, якташыбыз Равил Насыйров, коммуналь хуҗалык җитәкчесе Фәрит Фәйзуллин, шулай ук Сәерхан Ахмеров, Рәис Бахтияров, Рәшит Хансәвәров hәм Фәрит Санҗапов беренчеләрдән булып ярдәм кулы суздылар, дип яза хәзрәт. Әлеге китапны әзерләп, Дәүләтша хәзрәт Сәфәров белән Исмаил хәзрәт Латиевның миңа әйтеп калдырган васыятьләрен үтәргә тырыштым, ди ул. Әнвәр хәзрәт — Иске Кулаткы җирендә Ислам динен таратуга зур көч куйган, аның чишмә башында торган, бу изге эштә җанын да, шәхси вакытын да, хәләл малын да hич кызганмаган шәхес, диелгән Россия мөселманнарының Yзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның кереш сүзендә.
Җыентыкта шулай ук Россия Журналистлар берлеге әгъзалары Марат Аббәсов белән Рөстәм Арифуллинның да күләмле язмалары урын алган. Алар укучыны районда динисламның торышы hәм Әнвәр хәзрәтнең Аллаhы Тәгаләнең ризалыгына ирешү ниятендә башкарган эш-гамәлләре белән таныштыралар. Китапта хәзер инде архивларда ядкарь булып сакланучы рәсми документларга hәм истәлекле фоторәсемнәргә дә шактый урын бирелгән. Җәмигъ мәчетебезне 1999 елның 16 октябрендә тантаналы рәвештә ачтык, димәк, Аллаhы йортының рәсми рәвештә эшли башлавына быелның көзендә 20 ел була, бу бәйрәм район hәм өлкә күләмендә зурлап, матур итеп уздырылсын иде, ди Әнвәр хәзрәт.