Авыл мәктәбе бәйрәмендә укытучыларны хөрмәтләделәр һәм Ватанны саклап һәлак булган укучыларны искә алдылар. Иске Кыязлы төп мәктәбенең 110 еллык юбилее якты бәйрәм буларак үтте. Юбилей программасын оештыручылар бәйрәмдә катнашучылар алдында мәктәпнең бай тарихын, аның данлы сәхифәләрен ачтылар.
–Зыя белән Гайшә Туктаровлар бернинди янаулардан да курыкмадылар, үз эшчәнлекләрен дәвам иттерделәр, – диелә мәктәп музеенда сакланган аларның беренче укучысы Гата Сафиуллин истәлекләрендә.
Иске Кыязлыда бүген дә һәркем беренче укытучыларның исемнәрен белә, алар турындагы истәлекләр буыннан-буынга тапшырыла.
Мәктәптә дәрес бирүләр Бөек Ватан сугышы елларында да тукталмый.
Сугыштан соңгы елларда директорлар булып Әхмәт Фәтхуллин, Шамил Сабиров, Александр Степанов эшләгән. Алар барысы да укучылар арасында да, ата-аналар арасында да зур абруй казанган.
1960 елда мәктәпкә югары белемле беренче укытучы – Нигъмәтулла Әхмәтшин кайта. Бу авыл балаларының белем алуына этәргеч була.
Өч елдан соң авылда мәдәният йорты янәшәсендә мәктәпнең яңа агач бинасы пәйда була, ул 1966 елда, мәктәп директоры булып Шакир Яруллин эшләгән вакытта урта мәктәп статусын ала. Тагын 10 елдан соң, 1976 елның октябрендә Иске Кыязлыда бүгенге көнгә кадәр эшләп килүче мәктәпнең капиталь бинасы ачыла. 1981 елда мәктәпне Әхмәтзыя Моратшин җитәкли.
–Әхмәтзыя Гали улы мәктәп директоры булып эшләгән чорны педагогик коллективның моңарчы күрелмәгән иҗади очышы вакыты дип бәяләргә була, – дип билгеләп үтте бәйрәмнең алып баручысы, ТРның «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән мәктәп ветераны Искәндәр Мөгыйнов – Мәгърифәт эшенә чиксез бирелгән Әхмәтзыя Гали улы хезмәттәшләрен эшкә рухландыра белә, яшь укытучыларны хуплый, аларга ярдәм итә һәм аларның инициативаларын кирәкле юнәлешкә юнәлдерә. Ул җитәкчелек иткән чорда өч укытучы: Юлия Исаева, Владимир Башкиров, Мәхтүмә Минсафина Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы дигән мактаулы исемгә лаек булалар. Әнисә Волкова Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. Әхмәтзыя Гали улы укытучының иң яхшы үрнәге булып тора. Җәмәгате табигый-фәнни цикл фәннәре укытучысы Мөнҗия Мәҗит кызы да шулай ук РФ Мәгариф отличнигы исеменә лаек була. Әхмәтзыя Гали ул унсигез ел буе туган авылы мәктәбе белән җитәкчелек итә! “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы”, “Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы” исеменә лаек була. Бүген дә яраткан укытучыларыбыз турындагы истәлекләр безнең йөрәкләрдә иң яхшы хисләр уята.
Соңрак, узган гасырның иң авыр, шул исәптән мәгариф өчен дә катлаулы булган соңгы елларын Әхмәтзыя Гали улына район мәгариф бүлеген җитәкләүне ышанып тапшыралар.
Мәктәп директорының, авыл Советы җитәкчесе Марс Дәүләтшинның һәм Вахитов исемендәге колхоз рәисе Ирек Камаловның тырышлыгы нәтиҗәсендә Иске Кыязлы мәктәбе районда беренче булып газ белән ягып җылытыла башлый. Бу аның тарихында мөһим битләрнең берсе була.
Бәйрәмгә чакырылган ветеран-укытучылар, узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары ике сәгать ярым дәвамында программаны алып баручыларның һәр сүзен йотлыгып тыңладылар.
Ветеран-мөгаллимнәр район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина чыгышларын алкышлар белән каршы алдылар. Кунаклар укытучыларын һәм авылдашларын истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
–Һәрберебезнең тормышы мәктәптән башлана, һәм, шунысы гаҗәп, елдан-ел ул күңелебездә күбрәк урын ала бара, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәмдә катнашучыларга район җитәкчесе урынбасары. – Бүген залда кадерле укытучыларымның ягымлы йөзләрен һәм очкынланып янган күзләрен күрүемә бик шатмын. Алар безне иң бәхетле чакларга кайтаралар.
Алып баручыларның һәм катнашучыларның чыгышлары укучылар һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында сәнгать номерлары белән үрелеп барды.
Ветеран укытучыларны сәхнәгә чакырдылар, анда мәктәп юбилее истәлеге итеп символик бүләкләр – яулык һәм түбәтәйләр тапшырылды.
Ә алып баручылар бер-бер артлы мәктәп тормышының яңа битләрен ачтылар.
2001 елдан башлап мәктәп белән Искәндәр Сруретдин улы Мөгыйнов җитәкчелек итә. Аның вакытында учреждение беренче компьютер классы белән җиһазландырыла, электрон журнал һәм көндәлекләр кертелә.
2018 елда яңа директор, Минзөфәр Фатыйх улы Мөдәрисов килә. Мәктәптә капиталь ремонт ясала, директор планнар һәм өметләр белән тулы була. Ләкин аларны тормышка ашыру мөмкин булмый. Директор вафат булганнан соң коллективны яшь белгеч Илшат Җәләлетдинов җитәкли. Мәктәп яңа сулыш ала. Кыска гына вакыт эчендә Илшат Дамир улы хезмәттәшләренең, укучыларның һәм ата-аналарның абруен яуларга өлгерә.
Мәдәният йортында бәйрәм моңсу нотада тәмамланды: мәктәп укучылары сәхнәгә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган укучыларның портретлары белән чыктылар. Кара тасма белән уратылган геройларның портретларын саклык белән генә тотып, алар бию ритмында, эзлекле рәвештә позицияләрен үзгәртеп, әкрен һәм салмак кына хәрәкәтләнделәр. Матәм көе яңгырады, һәм бу күренешне тамаша кылучыларның барысының күңелләрен чиксез горурлык һәм бер үк вакытта сагыш тойгысы биләп алды. Халык аягүрә басып, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган сугышчыларны – Захаров Герман Васильевичны, Шакиров Булат Фәрит улын, Сафиуллин Рәмис Рафаэль улын, Сафин Ленар Хөсәен улын, Хәйдәров Рәфис Рәхимҗан улын, Филиппов Андрей Николаевичны, Минсафин Илфат Рәшит улын, Хәмәдиев Илназ Илгизәр улын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Бүгенге көндә педагогик коллектив белән планнар һәм идеяләр белән янган, көчле, энергияле мөгаллим Фирдәвес Зәйдуллина җитәкчелек итә. Бәйрәм тәмамлангач, мәктәп бинасына чакырылган катнашучылар кыска вакыт эчендә булган үзгәрешләргә гаҗәпләнделәр. Мәктәптә укыту программасыннан тыш, хезмәт һәм патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирелүе ачык иде. Мәктәп музееннан барысы да биология кабинетына күчтеләр, анда помидор, борыч, кәбестәнең яшел үсентеләре, суган кыяклары күзләрне иркәләде. Ике укучы кыз үсентеләргә су сибү белән мәшгуль иде.
– Тиздән барысы да теплицаларга күчереп утыртылачак, – диде Фирдәвес Минәхтәм кызы. – Ә яшел суганны көн саен укучыларның аш өстәле өчен кулланабыз.
Мәктәпкәчә төркем шөгыльләнә торган кабинеттан һәркемгә таныш җыр сүзләре ишетелде. Бүлмәдә кечерәк кенә маскировка челтәренә төенчекләр бәйли-бәйли, нәниләр тәрбияче белән бергә “Катюша” җырын башкардылар.
Бәйрәмдә катнашучылар мәктәп вестибюлендә милли эшләнмәдә брошка ясау һәм калфак чигү буенча осталык дәресләрен үз күзләре белән күрә алдылар. Ә зур коридорда яшь армиячеләр Калашников автоматын тизлеккә сүтеп-җыйдылар. Алар безгә үз куллары белән ясалган БПЛА – пилотсыз очкычны күрсәттеләр.
Юбилей яңартылган мәктәп ашханәсендә чәй табыны артында тәмамланды.
Чыганак: aksubayevo.ru