ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кызылсуның чал тарихлы мәчете
Иске Кызылсуның чал тарихлы мәчете

Иске Кызылсуның чал тарихлы мәчете

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылы Үзәк мәчетенең манарасын һәм ярымаен яңарту эшләре тәмамланды. Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан мәхәллә халкы һәм читтә яшәүче якташлары мәчеткә җыелып корбан мәҗлесе үткәрде.

Советлар заманында, атеизм чорында Ульяновск өлкәсенең бары тик өч татар авылында – Яңа Малыклы районы Әбдери авылында, Карсун районы Уразовка-Сакускай авылында һәм Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында гына мәчетләр ябылмыйча сакланып кала.

Архив мәгълүматларына караганда, Октябрь революциясенә кадәр бай тарихлы Иске Кызылсу авылында җиде мәчет һәм дүрт мәдрәсә була. Большевиклар властька килгәч, алты мәчетнең манарасын кисеп төшереп, барлык мәдрәсәләрнең дә ишекләренә йозак элеп куялар. Ә менә авылның нәкъ үзәгендә урнашкан мәчетне иманы ныклы булган халык могҗизалы рәвештә саклап калу бәхетенә ирешә. РФнең атказанган укытучысы Мансур Габунов әйтүенчә, авыл аксакаллары Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә башкалабыз Мәскәүгә Бөтенсоюз старостасы Михаил Иванович Калинин янына барып, мәчетне яптырмаска рөхсәт алып кайталар. Шамил хаҗи Гатауллов белдерүенчә, сәяси репрессия елларында шушы мәчеттә имам хезмәтен үтәгән Гатаулла бабасы унсигез картны урамга алып чыга да, кирәк икән, безне атып үтерегез, әмма мәчетне япмагыз, дип куштаннарга җиткерә. Гатаулла хәзрәт ул чакта зур тәвәккәллек һәм кыюлык, чын батырлык күрсәтеп, Аллаһы йортын саклап кала.

Күпне күргән, күпне кичергән әлеге мәчет үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында да гөрләп эшләп торды. Агач мәчетнең биек манарасыннан намазга чакырып биш тапкыр моңлы азан тавышы яңгырый иде. Бөек Ватан сугышының утлы юлларыннан үткән өч дистәгә якын аксакал намазга йөрде. Безнең урамнан да биш карт – Мәхмүтгәрәй бабай Хәйретдинов, Мәхмүтгали бабай Сөләйманов, Хөсәен бабай Бадыйгов, Идиятулла бабай Мингалимов һәм Ибраһим бабай Сыйтдиков өсләренә матур костюмнарын, чал чәчле башларына кара түбәтәйләрен, аякларына күннән эшләнгән затлы читекләре белән үзбәк галошларын киеп, агач таякларына таянып, көн саен өйлә һәм ахшам намазларына юл тота иде. Күкрәгенә орден-медальләр таккан ут күршебез Мәхмүтгали бабайның изге Рамазан айларында газета читенә төреп мәчеттән алып кайткан йөзем җимешләрен безгә – урам малайларына берәмләп таратуы бүгенгедәй хәтеремдә. Гыйльмеҗиһан әбиемнең һәр елны кыш айларында Балахна шәһәреннән безгә кайтып торган бертуган абыйсы – Заһидулла бабайны көн саен кечкенә чанага утыртып икенде намазына илтеп куеп, мәчеттә утлар сүнгәч, кире алып кайту мизгелләре дә хәзергедәй күз алдында. Ураза һәм корбан гаете көннәрендә авылның яше-карты иртә таңнан мәчеткә агыла иде. Башка күп авыллардан аермалы буларак, Иске Кызылсу халкы гает, җомга намазларын зиратка яки кемнеңдер өенә кача-поса җыелып түгел, ә рәсми рәвештә эшләп торган мәчеткә йөреп укыды. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанып яшәгән авылдашларым яшьләр өйләнешергә җыенса, мулланы чакыртып никах укытты, бала туса, имамнан исем куштыртты, мәрхүм булганнарны җеназа намазы укып соңгы юлга озатты. Мәчет картларын чакырып авыз ачтыручылар, корбан мәҗлесе үткәрүчеләр, мәүлид укытучылар һәм бәби чәе уздыручылар да бар иде. Ни гаҗәп, колхоз, партоешма һәм авыл Советы җитәкчеләре бу эшләргә каршы төшмәде, беркайчан да тыймады. Районнан килеп, коммунизм төзергә комачаулыйсыз, шуңа күрә мәчетегезне ябабыз, дип әйтүчеләр турында да ишетелгәне булмады.

1988 елның көзендә пожар чыгып, чал тарихлы мәчетебез янып көлгә әйләнде. Дәүләт тарафыннан дини ирек бирелә башлаган чорда – бер ел эчендә авыл халкы яңа мәчет бинасын сафка бастырды. Ульяновск өлкә администрациясе башлыгы Юрий Фролович Горячев, “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы рәисе Шәүкәт Хөснулла улы Исламов һәм җирле хакимият башлыгы Наил Исхак улы Усманов төзелеш эшләрен кыска гына вакыт эчендә башкарып чыгарга ул вакытта нык ярдәм иттеләр, ди мәхәллә вәкиле Мансур Габунов. 1989 елның августында мәчетне рәсми рәвештә ачу тантанасында Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин белән Идел Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасына килүче күп кенә чит ил кунакларының катнашуы хакында әле бүген дә искә төшереп сөйлиләр.

Шушы күркәм вакыйгадан соң 35 ел узгач, мәхәллә җитәкчелеге мәчет бинасын яңарту эшләренә керешкән. Авылга кабатланмас ямь өстәп, ерактан ук балкып, нур сибеп торучы манарасы белән ярымаен алмаштырганнар. Әлеге изге эшкә барлык авылдашларыбыз һәм читтә яшәүче якташларыбыз үз өлешен кертте, ә яңарту эшләрен Татарстанның Буа районы балта осталары үз өсләренә алды, ди халыктан җыелган сәдака акчаларын исәпләп баручы Мансур Габунов. Димитровград шәһәрендә яшәүче күренекле мөселман кардәшебез Шамил хаҗи Гатауллов манараны реконструкцияләү эшләре тәмамлануы хөрмәтенә мәчеттә корбан мәҗлесе үткәрде. Ул әлеге очрашуда гыйбадәтханәнең түбәсен алмаштыру тәкъдиме белән чыкты.

Күркәм мәҗлесне Чардаклы һәм Иске Майна районнары имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт Айбулатов башлап җибәрде. Ул өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин исеменнән сәламләп, мәхәллә тормышында актив катнашучыларга һәм Буа районыннан килгән эшчеләргә региональ диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Аннары нәсел тамырлары Иске Кызылсуга бәйле булган Фәнис хәзрәт Гиниятуллин Коръәни-Кәримнән аять һәм сүрәләр укыды. Ә Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, барча сугышлар да туктавын, биргән сәдакаларның, кылган игелекләрнең кабул булуын теләп һәм авыр вакытларда мәчетне яптырмаган ата-бабаларыбызның, аларның эшен лаеклы рәвештә дәвам иткән имамнарның, аерым алганда, Миннәхмәт хаҗи Нәсибулла улының рухларын шатландырып дога кылдырды. Иске Кызылсуның Яңа авыл мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Яхшимурадов авыл халкының бердәм булып, үзара ярдәмләшеп ике мәчетне дә төзекләндерүе хакында сөенеп сөйләде. Ә авылның Үзәк мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Зәйнетдинов хәзерге вакытта Иске Кызылсу мәчетләренә кырыкка якын кеше йөрүе турында бәян итте. Өлкән буын вәкилләре арасында да, яшьләр арасында да мәчеткә йөрерлек кешеләребез бар әле, тик алар, никтер, намазга басарга ашыкмыйлар, һаман нидер көтәләр, диде ул. Солтан хәзрәт мәчетне төзекләндерүдә катнашучыларга, алтын куллы эшчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Иске Кызылсу мәчетендә әле беренче тапкыр гына булуы турында белдерде. Көчле атеизм чорында бер көнгә дә ябылмаган өч мәчетнең берсе бит бу, хәтта Татарстанда гает намазларын яшертен укыган заманда да монда халык мәчеткә курыкмыйча йөргән, диде ул. Мохтарият җитәкчесе авыл халкын өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасы “Өмет”кә язылырга һәм бала-оныкларын мәктәпләрдә татар теле түгәрәкләренә йөртергә өндәде. Милләтебез, туган телебез, динебез язмышы безнең кулда, без аларны саклап калып, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырырга бурычлы, дип өстәде автономия рәисе.

Ә Иске Майна муниципаль округының хакимият башлыгы урынбасары Алексей Измайлов Иске Кызылсу мөселманнарының бердәм булуына, барлык проблемаларны да кулга-кул тотынышып хәл итүләренә, хәйрия акцияләрендә актив катнашуларына соклануын белдерде. Хакимият вәкиле сөенечле яңалыклары белән дә бүлеште: 6 мартта Иске Майна район мәдәният йортында быел инде икенче тапкыр район ифтары узачак, ә июнь аенда Иске Кызылсу авылында район Сабан туен үткәрү күздә тотыла. Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елында милләтара татулыкны ныгытуга һәм милли мәдәниятләрне, традицион ислам кыйммәтләрен саклап калуга аеруча зур игътибар бирелә, диде ул.

Иске Кызылсуның чал тарихлы мәчете бүген ышанычлы кулларда. Озак еллар җирле хуҗалыкта мал табибы булып эшләгән Солтан хәзрәт Зәйнетдинов бөтен көчен куеп имам-хатыйб вазыйфасын үти. Авылыбызда никахлашып бала табучы яшьләр бөтенләй юк, бушап калган, тәрәзәсе кадакланган йортлар саны арта бара, ди ул, моңсуланып. Бала вакытта әби-бабасы белән әти-әнисеннән дини тәрбияне сеңдереп үскән Наил Сәхабиев азанчы – мөэзин хезмәтенә алынган. Ул зиратка барып башкалар белән бергә кабер казышырга да, манараны яңарту эшләрендә катнашырга да өлгерә, кыскасы, күңеле – гел изгелектә. Ә бөтен гомерен яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Мансур Габунов документ эшләрен алып бара, финанс мәсьәләләре өчен җаваплы. Авылдашларыбызга чын күңелдән рәхмәт, мәчеткә ярдәм итеп торалар, ут һәм газ өчен бурычыбыз юк, ди Мансур Габделбәр улы.

Хөрмәтле дин әһелләренең гыйбрәтле вәгазьләрен тыңлап, мәчетне төзекләндерү эшләрен дәвам итү кирәклеге хакында уртага салып сөйләшкәннән соң, мәҗлестә катнашучылар телеңне йотарлык тәмле үзбәк пылавы белән сыйландылар.

Исхак ХӘЛИМОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*