Иске Татар бистәсендә «Каз өмәсе» бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм Tubatay Daily, Tatar by Tubatay, «Татарская усадьба» һәм «Гусь» рестораннары янында булды.
«Бездә бүген Казанның тарихи урынында, Иске Татар бистәсендә, «Каз өмәсе» бәйрәме. Без шәһәребезне, гореф-гадәтләребезне бик яратабыз, шуңа күрә яшь буынга да аларны тапшырырга телибез. Быел бәйрәмебез зуррак күләмдә уза, бәйрәмдә шәһәр префектурасы, театраль коллективлар, Мәрҗани мәчете, Иске Татар бистәсендә урнашкан рестораннар катнашалар», – диде Татарстан Республикасы Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.
«Казан – Евразиянең йолдызы, ул үзенең бай тарихы белән дә, бай мәдәнияте белән дә дан тота. Минем уйлавымча, «Каз өмәсе» әлеге бай мәдәниятнең матур, күңелле бер бәйрәме. Аңлавымча, ул каз әзерләүгә багышланган гастрономик чара гына түгел, ә кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүе һәм берләштерү белән дә бәйле. Төркиядә дә мәдәни мирас объектлары һәм гореф-гадәтләре күп. Гореф-гәдәтләрне саклауга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга өлеш керткән кешеләрнең барысына да мин рәхмәтемне белдерәм», – диде Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз.
«Үзбәкстан генераль консульствосы исеменнән һәм үземнән, бу чарага чакыру өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Мин инде Казанда бер елдан артык һәм шундый җылы чараларда мин татар мәдәниятен югары дәрәҗәдә саклануын һәм үсүен күрәм. Бүгенге бәйрәмдә дә мин күп кечкенә балаларны күрәм, бу буыннар бәйләнешен төзи» – диде Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодиржон Касимов.
Бәйрәм алдыннан Мансур хәзрәт Җәләлетдинов «Әл-Фәти» сүрәсен укыды һәм дога кылды.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе, Татарстан Республикасының урынбасары Васил Шәйхразыев исеменнән бәйрәмдә барлык катнашучыларны котлады.
Сәләмләү һәм котлау сүзләреннән соң кунакларны бай мәдәни программа көтте. Театраль тамаша, халык биюләре, җырлар, уеннар бәйрәмнең яме булдылар. Соңыннан кайнар чәй, коймаклар белән сыйлану мөмкинлеге дә каралган иде.
Мәрьям Ибраһимова
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/iske-tatar-bistasenda-kaz-omase-bairame-gorlap-uzdy-5913589