Һәр ел ахырында, кыш көннәрендә, ярты еллык уку программасы тәмамлангач, мәдрәсәдә укыган балалар өчен без берәр тарихи урынга экскурсия оештырабыз. Быел да үзләрен Самар Җәмигъ мәчетенә алып бардык.
Иң беренче булып мәчет музеенда аның мөдире Нәҗип абый Сәйфетдинов тарафыннан тирән эчтәлекле тарихи һәм дини вәгазь тыңладык. Аннары автобус белән шәһәр буйлап йөреп чыктык. Төрле кибетләрдә булдык һәм көн кыскалыгы аркасында кире юлга кузгалдык.
Әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәткән — автобус биргән Иске Ярмәк урта мәктәбе мөдире Равилә Хәйдаровнага, Малик Мәрдегалимовичка, ата‑аналарга һәм юл чыгымнарын акчалата каплаучыларга, бигрәк тә мәрхүм Гыйниятуллин Харис бабайның кызы Әлфия апайга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Дөньялар тыныч, имин булып, киләсе елларда да шундый чаралар үткәрергә насыйп булсын иде, дигән теләктә калам.
Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим.
Камышлы районы.
Чыганак: https://samtatnews.ru