tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Ярмәк авылы мәсҗиде балалар өчен Сабан туе форматында Корбан бәйрәме үткәрде
Иске Ярмәк авылы мәсҗиде балалар өчен Сабан туе форматында Корбан бәйрәме үткәрде

Иске Ярмәк авылы мәсҗиде балалар өчен Сабан туе форматында Корбан бәйрәме үткәрде

Иске Ярмәк авылы мәсҗиде күп еллар дәвамында балалар өчен төрле мәрасимнәр үткәреп, балаларны мәсҗид юлына җәлеп итәр өчен үз өлешен кертә бара. Дистә еллардан артык инде төрле чараларда катнашып килә, төрле шәһәрләрдә экскурсияләр дә оештырып тора. Быел да, еллар авыр булса да, авыл мәсҗиде балалары өчен Сабан туе форматында Корбан бәйрәме үткәрде.

Иң беренче итеп Чулпан авылы мәсҗидендә укучы балалар — Вәлиәхмәтов Артур һәм Морзаханов Артур, шулай ук Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә укучы балалар — Пулатханов Улугбек, Төхвәтшин Тимур Азан әйттеләр, алардан соң мәдрәсәдә укыган кыз балалар Коръән аятьләре укып, бәйрәмне башлап җибәрделәр.

Бәйрәмне дәвам итеп, авыл китапханәсе вәкиле Әлфира апа Кәлимуллина һәм Гөлзинә апа Шәйхетдинова, Фердинанд абый Нәгыймуллин балалар өчен төрле уеннар башлап җибәрделәр. Кечкенә шарчыкларны төз итеп атып, савытка салу, тиз арада пазлыларны җыю, чүлмәк вату, табышмакларга җавап табу, кашыкка салып йомырка белән йөгерү, аркан тарту, бәйләнгән күзләр белән төрле рәсемнәр ясау һәм башка шундый уеннар уйнадылар.

Бәйрәм тәмамлангач янә бераз соңрак килгән егетләр һәм кызлар аятьләр укып, догалар кылып, балалар өчен Валерия Порохованың сувенир Коръән китапларын, календарьләр, өс киемнәре, мәктәптә укыганда кирәкле карандаш, ручка, фломастер, альбом һәм дәфтәрләр, шулай ук төрле төче тәм-том бүләкләрне алганнан соң, мәдрәсәгә Корбан ашын ашау өчен керделәр. Анда тәкбир сүзләрен әйтеп, догалар укып, мул табыннарда кунак булдылар.

Бәйрәмне оештыручыларга — Зөһрә абыстай Кәримовага, Әлфира апай Кәлимуллинага, Гөлзинә апай Шәйхетдиновага, Фердинанд абый Нәгыймуллинга, шулай ук пешекчеләр — Галимова Гамилә, Гарифуллина Гөлсинә, Каюмова Раилә апаларга Рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Шунда ук иганәчеләргә дә (Людмила апай Мөхәммәтҗанова, Төхвәтшин Наил гаиләсе, аноним иганәче, Гарифуллин Фаил абый, Флера апа Нурфатыховна, Алия Мәдхәтовна, Фәния Ибраһимовна, Илдус Нургалиевич, Мөхәммәд Мөбинович, Рәмзия Нургазимовна, Самара шәһәреннән Әлфия апа Харис бабай кызы, Фәнүзә апа Мидхәтовна, авыл мәсҗиде) рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*