tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Ярмәк мәдәният йортында Риза Ишморатның «Кайту» дигән драма әсәре сәхнәләштерелде
Иске Ярмәк мәдәният йортында Риза Ишморатның «Кайту» дигән драма әсәре сәхнәләштерелде

Иске Ярмәк мәдәният йортында Риза Ишморатның «Кайту» дигән драма әсәре сәхнәләштерелде

24 январьдә Иске Ярмәк авылы мәдәният йортында, «Өмет» театр-студиясе әзерлеге белән, Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап, Риза Ишморатның «Кайту» исемле драмасы сәхнәләштерелде. 

Драма сугыш кырында аягын имгәтеп кайткан Хәмит язмышы, авылдашларының сугыш чорында күргән авырлыклары турында.  Пьесада сугыш кырларында гына түгел, ә тылда да көрәш барганлыгы чагылдырыла. Спектакльнең геройлары сугыш авырлыклары белән генә түгел, ә төрле эчке дошманнары белән дә көрәшәләр. Һәркөн диярлек авыл егетләрен фронтка озаталар, кемнәрдер китәр минутларда вәгъдә бирешә…

Артистлар сугыш елларындагы мохитне тудырып, шул дәһшәтле елларның аянычлы язмышларын төгәл гәүдәләндерә алдылар. Рольләрне башкардылар: Мөршидә (күмәк хуҗалык рәисе) — Әлфия Баһаутдинова, Хәнифә (сугыш инвалиды әнисе) — Фәридә Гыйләҗева, Хәмит (сугыш инвалиды) — Илшат Галимов, Мәхмүзә (күмәк хуҗалык эшчесе) — Айгөл Галиуллина, Ильяс (авыл җирле үзидарә башлыгы) — Наил Галимуллин, Ирбулат (күмәк хуҗалык хисапчысы) — Динар Гарипов, Зәкия (тимерат — трактористка) — Миңлегөл Гыйлметдинова, Сабир (колхозчы, механик) — Флорид Нәгыймуллин, Ишнияз карт (күмәк хуҗалыкта ат караучы, конюх) — Рамил Кәримов, суфлерлар һәм операторлар — Наилә Ганниева һәм Эльвира Галимова.


«Пьесада катнашкан авылдашларыбыз, профессиналь артистлардан калышмыйча, үз рольләрен бик матур башкардылар. Спектакльга килүче авылдашлабыз һәм кунаклар аларның чыгышларына зур бәя бирделәр.

Авыл җирлеге  һәм үземнең исемемнән Иске Ярмәк мәдәният йортының «Өмет» театр-студиясы артистларына  зур рәхмәт сүзләрен белдерәм. Алдагы көннәрдә үзләренә тагын да зуррак иҗади үсешләр теләп калам»,  — дип яза социаль челтәрләрдә авыл җирлеге башлыгы Минсәет Низаметдин улы  Шәйхетдинов. 

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*