Иске Йомралы авылы мәдәният йортында «Көзмени соң күңелләрдә» проекты кысаларында, Йомралы, Ишеево, Чүрибураш җирлеге үзешчәннәре катнашында «Сезнең гомер – безнең горурлык!» дип исемләнгән иҗат концерты булып узды.
Матур җырлар, дәртле биюләр, өлкәннәребезгә багышланган матур шигырьләр тамашачыларга бик ошады. Көзнең матур көнендә авылыбызда шундый күңелле кичә узды”, – дип хәбәр итте Иске Йомралы мәдәният йорты мөдире Резедә Гайнетдинова.
Чыганак: apastovo.ru