tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Зеленайга – 330 ел
Иске Зеленайга – 330 ел

Иске Зеленайга – 330 ел

Иске Кулаткы районы Иске Зеленай авылына 330 ел булды. Авыл юбилеена багышланган бәйрәмдә Рәсимә Шакированың “Иске Зеленай: башлангыч чордан бүгенге көнгә кадәр” дип исемләнгән китабы халыкка тәкъдим ителде.

Тарих сәхифәләре

Архив документлары раславынча, Иске Зеленай авылы унсигезенче гасыр башында барлыкка килә. Шулай ук бу салага 1535 елда нигез салынган дигән фараз да бар. 1859 елда авыл Саратов губернасының Хвалын өязе составына керә. Зеленовка елгасы буенда урнашканга, авылны Иске Зеленай дип йөртә башлыйлар. Озак та үтми, якында гына Яңа Зеленай авылы калкып чыга. 1899 елда Иске Зеленайда 242 йорт, өч мәчет була, барлыгы 1113 ир-ат һәм 1148 хатын-кыз яши. 1914 елда авыл  Саратов губернасының Дворян Терешкасы волосте составына керә. Ул чакта инде авылда 511 йорт, 5 мәчет исәпләнә, халык саны 2686 кешегә кадәр җитә. Авыл гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы чорларын кичереп, советлар заманында гөрләп яши. Күпчелек халык районда һәм өлкәдә алдынгылардан саналган “Заря коммуны” колхозында, кирпеч һәм май заводларында тырышып эшли. Йөзләгән бала урта мәктәптә белем ала. Бүген авылда нибары 486 кеше көн күрә. 419 йортның 204се, торучылар булмау сәбәпле, бөтенләй ябылган, ишекләренә йозак элгәннәр. Кайчандыр балалар тавышыннан шау-гөр килеп торган җирле мәктәптә хәзер Яңа Зеленай, Вязовый Гай, Зирекле һәм Иске Зеленай авылларыннан җыелган 9 бала укып йөри.

Энциклопедиягә тиң китап

Авылның 330 еллык юбилее уңаеннан энциклопедиягә тиңләрлек китап – “Иске Зеленай: башлангыч чордан бүгенге көнгә кадәр” (“Старое Зеленое: от истоков до наших дней”) дип исемләнгән җыентык дөнья күргән. Авторы – шушы авылда туып үсеп, хәзер Самара шәһәрендә яшәүче тынгысыз йөрәкле милләттәшебез Рәсимә Марс кызы Шакирова. Ул бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, күп малын сарыф итеп, кыска гына вакыт эчендә бәяләп бетергесез зур хезмәт башкарган.

504 биттән торган һәм затлы кәгазьдә басылган китапта авылның данлыклы үткәненә һәм бүгенгесенә бәйле күп мәгълүматлар китерелә. Башкалабыз Мәскәүнең Россия дәүләт борынгы актлар архивы тарафыннан бирелгән белешмә һәм тарихи документның күчермәсе аеруча игътибарны җәлеп итә. Бу документтан күренгәнчә, Иске Зеленай авылына 1729 елдан соң Лебежанка авылы татарлары биргән җирләрдә нигез салына. Китапта шулай ук йомышлы татарлар төшенчәсенә аңлатма бирелә. Алар татарларның бер этник төркеме буларак, дәүләт чикләрен ногайлар белән калмыклардан саклый, Кыргый кырны (Дикое поле) үзләштерәләр, диелә. Саратов өлкәсе дәүләт архивы материаллары да урын алган. Анда әлеге авылдан чыккан рекрутлар, ратниклар һәм морзалар исемлеге белән танышырга мөмкин. Авылның алты мәчете – Югары оч мәчете, Сары мәчет, Урталык – Күк мәчет, Мараха мәчете – Кызыл мәчет, Азурка мәчете, Узин мәчете (Түбән оч мәчете) һәм мәдрәсәсе, муллалар һәм мөгаллимнәр турында да белешмәләр китерелә. Хәзерге вакытта авылда ике мәчет – Югары оч мәчете һәм Түбән оч (Узин) мәчете эшләп килә. Мәчетләребезгә биш вакыт намазга халык теләп йөри, дин дәресләре алып барабыз, ди имам-хатыйб Ибраһим хәзрәт Сафаров. Иске Зеленай илебезгә күп күренекле шәхесләр биргән. Борхан Хөснетдин улы Мансуров – шуларның берсе. Ул – ТАССР Үзәк башкарма комитетының беренче рәисе. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан авылдашлары хакында да онытмаганнар. Китапта аларның тулы исемлеге белән танышырга була. Шушы җирлектә совет власте урнашып, Иске Кулаткы районы һәм Иске Зеленай авыл Советы оешуга кагылышлы язмалар да зур кызыксыну уята. Егерменче елларда Идел буендагы ачлык, колхозлар төзү, авылның хәлле кешеләрен, муллаларны сөргенгә озату турында архив материалларын тыныч кына укуы мөмкин түгел. Алар уйландыра, тәмам тетрәндерә. Күпләр бәхет эзләп, Төркестан, Фирганә, Себер, Донбасс, Кырым, Әстерхан, Дагыстан якларына чыгып китә… 30 нчы еллар ахырында репрессия корбанына әйләнгән Хәсән Бадамшин, Ибраһим Бекеров, Ибраһим Бахтеев, Таһир Зәйнетдинов, Касыйм Бикбавов һәм Хәяли Бикбалов бары тик сиксәненче еллар ахырында – туксанынчы еллар башында гына реабилитацияләнә, ягъни аклана. Бөек Ватан сугышы елларына бәйле язмалар китапның шактый өлешен били. Сугыш кырларында батырларча һәлак булучылар һәм Җиңү белән кайтучылар, хезмәт фронты солдатлары, сугыш чоры балалары исемлеге, фронтовиклар һәм аларның якыннары истәлекләре һәркемдә кызыксыну тудырырлык. Ә җирле колхоз, авыл Советы һәм урта мәктәп, клуб, китапханә, балалар бакчасы тормышы районда хәзер инде 90 елдан артык чыгып килүче “Күмәк көч” газетасы язмалары аркылы күрсәтелә. Район журналистлары Иске Зеленай халкы тормыш-көнкүрешен һәрвакытта да киң итеп яктыртканнар икән. Авылларыбыз тарихына багышланган башка китаплардан аермалы буларак, әлеге җыентыкта шушы авылда туып үсүчеләр үзләре һәм авылдашлары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйлиләр. Мәсәлән, Алия Зәйнетдинова үзенең нәсел тамырлары, әби-бабалары, әти-әнисе, кече Ватаны турында яза. Ә Равил Абайдуллин авылның барлыкка килү тарихы турында үз фаразын җиткерә. Ринат Зубаиров үзенең язмасын киң күңелле меценат якташларына багышлаган.

“Әлеге китапны чыгарып, авылыбыз тарихын өйрәнүдә беренче адымны гына ясадык әле. Бу изге эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез. Аны әзерләүдә һәм бастырып чыгаруда ярдәм күрсәткән авылдашларыма рәхмәт әйтәсем килә. Якын киләчәктә китабыбызның икенче томын халыкка тәкъдим итү максаты куябыз”,- ди Рәсимә Шакирова.

Яңа гына табадан төшкән китапны авыл һәм мәктәп китапханәсендә сатып алырга мөмкин. Энциклопедиягә тиң басманы юнәтергә ашыгыгыз, җәмәгать. Ул бала-оныкларыгызга олы бүләк – ядкарь булып күчәчәк.

Авыл бәйрәме

Иске Зеленайның 330 еллык юбилеена багышланган бәйрәм тантанасы авыл стадионында гөрләп узды. Анда төрле буын вәкилләре – йөзләгән кеше катнашты. Шушы җирдә, шушы туфракта туып үскән авылдашлар илебезнең төрле почмакларыннан кайткан иде. Озак еллар күрешмәгән туганнар, күршеләр, классташлар, дуслар өчен бу бәйрәм очрашу, рәхәтләнеп аралашу, күңел ачу урынына әверелде.

Иске Зеленай авыл җирлеге хакимият башлыгы Рамилә Бикбаева Авыл көнен оештыру максатында күп көч һәм тырышлык куйган. Ул – туган авылы өчен җан атып, аның киләчәге өчен борчылып, җаваплылык хисе тоеп яшәүче фидакарь җитәкче. Әлеге бәйрәмне авыл халкының күңелен күтәрү, яшьләрне бераз дәртләндереп җибәрү нияте белән оештырдык, диде Рамилә Җиһанша кызы һәм ядкарьгә тиң китапны авыл һәм мәктәп китапханәсенә, музейга бүләк итеп тапшырды. Ә район башлыгы Лилия Богданова авыл тарихына багышланган китап авторы Рәсимә Шакированы Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Район хакимияте башлыгы Илдар Магдеев авыр елларда колхоз кырларында һәм фермаларында тир түккән, мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән, милли гореф-гадәтләребезне саклап калган өлкән буын кешеләренә рәхмәт сүзләрен юллады. Ул авыл администрациясенә “Тример” маркалы үлән чапкыч бүләк итте. Ә Ульяновск өлкәсенең креативлы индустрияләр мәктәбе җитәкчесе Мария Шпак шатлыгы белән уртаклашты: яшь режиссерлар авыл турында документаль фильм төшерергә җыена. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин китап чыгарып, Иске Зеленайны паспортлы итүче фидакарь кешеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Өлкәбезнең башка бик күп татар авылларына үрнәк булырлык китап бу, диде ул. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов та халыкка яңа гына тәкъдим ителгән китапка соклануын белдереп, өлкә күләмендә таралучы бердәнбер милли басма белән озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итүче педагогик хезмәт ветераннарына – Гөлсем Бикбаева белән Равилә Фазловага рәхмәтләрен җиткерде. Шушы авылда дөньяга килеп, хәзер Радищево мәчетендә имам хезмәтен үтәүче Дамир хәзрәт Бекеров Коръән сүрәсе укып, авылларыбыз тарихын өйрәнү, әби-бабаларыбыз рухи мирас итеп калдырган саф вә пакь динебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәү кирәклеге турында вәгазь сөйләде.

“Рәсимә апа Шакированың китабы әнә шул максатны алга сөрә. Динебезне сакласак, динебез кушканча яшәсәк, авылларыбыз да озак яшәр. Пенза, Мордовия, Чувашия якларындагы татар авылларының хәләл юл белән кәсеп итү аркасында гөрләп, чәчәк атып яшәве моңа дәлил”,- диде хәзрәт.

Озак еллар Радищевода “Водоканал” җитәкчесе булып эшләгән, авыл тарихына багышланган китапны әзерләүгә зур өлеш керткән Ринат Зубаиров халыкны авылга карата мөнәсәбәтләрен үзгәртергә чакырды. Әгәр якын арада үзгәрмәсәк, авылыбызны югалтабыз, туган җиребезне бергәләп торгызыйк, күз карасы кебек саклыйк, диде Ринат Рәҗәп улы.

Бәйрәмдә төрле сфераларда хезмәт итүчеләрне, үрнәк гаиләләрне, юбилейлы туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне һәм яңа гына никахлашкан яшь парны хөрмәтләделәр. Шулай ук 97 яшьлеген каршылаган Мөхтәрәмә әби Мәҗитованы сәхнә түренә чакырып олыладылар.

Ә район сәхнәсе йолдызлары Фәнис Абдуллин, Лилия Байбикова, Динә Багдалова, Таһир Сәләев, Рушан Мөлеков, Эльмира Ханбикова, Руфия Әхмәдҗанова, Иске Зеленай авылы үзешчән сәнгать осталары моңга сусаган халыкны дәртле җырлары белән шатландырды.

Иске Зеленайга яңарып, киләчәктә дә юбилейларын каршыларга насыйп итсен иде. Аның иртәгәсе көне авыл халкы, читтә яшәп тә, туган туфракларын сагынып кайтучы авылдашлары кулында. Ачлык елларында нужага түзә алмыйча, ике яшендә әти-әнисенә ияреп киткән Айшә әби дә Дагыстаннан кадәр ашкынып кайткан. Изге “Зәм-Зәм” суы тәмен хәтерләткән авыл чишмәсе суын кабат татып карау, туганнарының каберләрен зиярәт кылу, чордашлары белән күрешү нияте алып кайткан аны. Казан федераль университеты укытучысы, физика-математика фәннәре кандидаты Равил Абайдуллин да авылның киләчәге матур булуына өметен өзми. Ул бәйрәм уңаеннан мәчеттә оештырылган күркәм мәҗлестә Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыды, балачак хатирәләре белән бүлеште. Җирне ташламаска, аны эшкәртеп ашлык үстерергә кирәк, ди галим. Бүген Иске Зеленайның чәчүлек җирләре ташландык хәлдә дип әйтеп булмый. Авылның уңган, булдыклы фермерлары Р.Латыйпов, И.Латыйпов, Р.Канюшев, Р.Сафаров кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Шундый тырыш малтабарларыбыз булганда, татар авыллары яшәр әле.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*