tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Зәй бистәсе мәчетендә “Мөнәҗәттә – халкым җан авазы” дип исемләнгән кичә узды
Иске Зәй бистәсе мәчетендә “Мөнәҗәттә – халкым җан авазы” дип исемләнгән кичә узды

Иске Зәй бистәсе мәчетендә “Мөнәҗәттә – халкым җан авазы” дип исемләнгән кичә узды

Иске Зәй бистәсе мәчетендә “Мөнәҗәттә – халкым җан авазы” дип исемләнгән кичә узды. Ул җылы, оешкан төстә, җан бәйрәме кебек үтте. Дини чара башында Зәй мөхтәсибәте һәм Зәй мөслимәләр берлеге җитәкчесе хаҗия Разилә Җиһаншина-Таҗетдинова тора. Чараны “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова алып барды. Бистә мәчете актив мөслимәләре кунакларны ихластан җылы каршы алды.

Чарада Түбән Кама районы мөслимәләре катнашуы аны мәртәбәләде. Ак яулыклы әби-апалар йөзеннән нур, яктылык сирпелә. Дини мохит, аралашуга ихтыяҗ бар, димәк. Мөслимәләр биредә дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыгол музеен һәм 19 гасырны чагылдырган халкыбыз яшәү- көнкүреше, эш кораллары йортын карады.

Чараны имам- мөхтәсип Фатыйх хәзрәт Нуруллин ачып, мөслимәләрне сәламләде, алар бистә имамы Илсур Әюпов белән мәгънәле вәгазьләр сөйләде. Разилә Җиһаншина чыгышында дини чараларның әһәмияте турында бәян итеп, ислам дине нигезләрен ассызыклады, әдәп һәм бәрәкәт темасын күтәрде.

Моңлы-җырлы халкыбыз кайгы-шатлыкта бәет-мөнәҗәтләр көйләгән. Алар безнең көннәргә дә килеп җитеп, яшь буынны гыйбрәтле хәлләре белән тәрбияли, яхшылыкка өйрәтә.

Кичәдә Флера Талипова, Разия Якупова, Разия Рамазанова, Гөлүсә Сафина, Мөзәймә Зәйнуллина, Равия, Сәрия абыстайлар, Рәфидә Гатина мөнәҗәтләрне ихластан, күңел кылларына тиярлек итеп башкарды. Энҗе Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге “Җәүһәр” фольклор ансамбле кызлары чыгышы ислам диненең эчтәлеген ачты.

Гөлүсә ханым, “Җәүһәр” ансамбле кызлары ил тынычлыгы сагында торучы егетләргә изге теләкләр белән мөнәҗәт көйләп маскировка челтәрләре ясый. Мөнәҗәтче Нурфия Яхинаның улы ил чиге сагында.

-Бәет-мөнәҗәтләр ислам динен куәтли, мөслимәләребезне әдәпкә өнди, тәрбияли, — ди Разилә Җиһаншина.

Кичә бер сулышта узды. Кунаклар рухи азыктан рухланды, күңелләре сафланды.
Түбән Камадан килгән Фирая абыстай дини чараның мөһимлеген ассызыклап, Зәй мөслимәләре белән очрашу-аралашуның дәвамлы булуын теләде.
Аралашу чәй өстәле артында дәвам итте, Коръән аятьләре укылды, дога кылынды.

Рәзимә Кашапова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*