«Миллиард.Татар» басмасы «Идегәй» дастанын аудиокитап итеп чыгарды. Редакция дастанга карата фикерләр туплаган. Анда тарихчы Искәндәр Гыйләҗев та дастанга карата фикерләре белән уртаклашкан.
«Идегәй» дастаны безнең тарихыбызда бик зур урын алып тора, чөнки ул үзебезнең тарихка карашны чагылдыра. Халыкның рухы, халыкның ниндидер кыйммәтләре, халыкның дәүләткә карашы, халыкның кешегә карашы, халыкның табигатькә карашы, халыкның бер-берсенә карашы бу эпоста бик нык чагыла. Әлбәттә, эпос ул – борынгы чор җимеше, ул вакыттагы тел, бәлки, безгә чын мәгънәдә, тулысынча аңлашылып бетмидер, ләкин барыбер аның аһәңе, аның яңгырашы, ул телнең безнең көнгә килеп җитүе ул – төрле яктан бик тә әһәмиятле. Мәдәниятебезне, традицияләребезне, телебезне саклап калу, ул вакыттагы телнең яңгырашын аңлау – бик тә кыйммәтле, минемчә.
Бу эпосны, бу дастанны халык арасында тарату һәм аны таныту, һичшиксез, бик тә әһәмиятле. Чөнки без һәрвакытта да үзебезнең тарихыбыз, үткән юлыбыз турында уйланырга тиеш, милләт үзенең тамырларын, үзенең тарихын белергә тиеш, һәм эпос ул – үзенә күрә бер яктан – чыганак, икенче яктан – һәйкәл. Без, һичшиксез, үзебезнең тарихыбызга караганда, тарихыбызны барлаганда, шундый зур һәйкәлләрне танырга һәм популярлаштырырга тиеш», – ди ул.