Тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев бу көннәрдә 60 яшьлеген билгеләп үтә. Юбилей уңаеннан галим белән очрашып ил-көндә барган хәлләргә мөнәсәбәтен сораштык, милләтебезгә, фәнгә кагылышлы проблемаларны кузгаттык, шәхси тормышын да читләтеп узмадык.
– Әңгәмәне уңайсызрак сораудан башлыйм әле. Зыялыларыбыз арасында, Аяз Гыйләҗевның иҗатын, мирасын пропагандалау белән нигездә хәләл җефете Нәкыя Гыйләҗева шөгыльләнә, әдипнең улы Искәндәр читтәрәк кала, югыйсә аның мөмкинлекләре күп бит, дигәнрәк дәгъвалар ишетергә туры килә. Аларга ничегрәк җавап бирер идең?
– Беренчедән, һәр кеше үз урынында булдыра алганын эшли. Аллага шөкер, әни исән-сау. Бу юнәлештә эшли. Әтинең иҗатын өйрәнүче, пропагандалаучы махсус әдәбият белгечләре күп. Мин әдәбият белгече түгел. Мин фәкать Аяз Гыйләҗевның улы. Дөрес, кулдан килгәнне эшлибез инде. Бәлкем кайбер кеше сүлпән эшли дип аңлыйдыр, шуңа тәнкыйтьлисе киләдер. Мин кулдан килгәнне эшләргә яратам, ниндидер фантазияләр белән йөри алмыйм. Чит илләрдә әтинең иҗатын пропагандалыйм, моның яңа юлларын эзлим. Биредә ниндидер оештыру эшләрендә катнашам. Бөтенесен әйтеп, сөйләп тә йөреп булмый.
– Кайберәүләрдә Аяз абыйның юбилее, туксан еллыгы сүлпәнрәк узды дигән тәэсир калды.
– Мин алай ук начар булды дип әйтмәс идем. Матур гына узды. Һәркем үзенчә кабул итә бит: кемдер – бер нәрсә, кемдер икенче нәрсә көтә. Бәлкем кайберәүләр күбрәк көткәндер. Бәлкем алар әтинең иҗатын тирәнрәк, киңрәк аңлыйдыр. Шунысы да бар: бик күп кеше аңлап бетермичә, “чәйнәргә” ярата.
– Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога” дигән китабы, ниһаять, урысча басылып чыкты. Әлеге тоталитаризмга нәфрәт рухы белән сугарылган әсәр дөнья күргәч, урыслардан, урыс телле укучылардан тәэсирләре белән уртаклашып мөрәҗәгать итүчеләр күптер?
– Бу уңайдан ниндидер статистик мәгълүматларым юк. Минем тәэсирем шундыйрак: хәзер халык азрак укый башлады. Гомумән, хәзер халык әдәбиятка сүлпәнрәк карый. Совет вакытында әдәбият, язучылар күз уңында, берәр яңа китап дөнья күрсә, вакыйга була иде. Ул китапны күп кеше табарга, укырга, фикер алышырга тырыша иде. Югыйсә ул вакытта байтак китап йөз-йөз илле меңле, хәтта ике йөз меңле тираж белән чыкты. Барыбер ул китапларны табу кыен иде. Әле хәтерлим: тарих укытучысы еш кына безгә дәрестә, менә шундый китап чыкты, күрми-укымый калмагыз, дип сөйли иде. Хәзер андый хәл булса да бик сирәктер – китапны популярлаштыру өчен үзенә күрә ниндидер кампания оештырырга кирәк. Ниндидер этәргеч булырга тиеш. Заманасы шундый. Хәзер мәгълүмат шундый күп, шундый төрле. Китапны таныту өчен күп көч куярга кирәк. Хәзер яхшы китап булу гына җитеп бетми. Кайтавазлар булдымы дигән сорауга нәрсә дим? Бәлки мин ишетми калганмындыр. Ләкин кайбер коллегаларыбызның Аяз Гыйләҗевны урыс телендә укып чыгып гаҗәпләнгәнен, үзләре өчен яңа дөнья ачканын беләм. Әгәр бу әсәр, урыс теленнән тыш, инглиз һәм башка чит телләргә тәрҗемә ителсә, танылу өчен тагын бер зур мөмкинлек тууы ихтимал. Белүемчә, хәзер ул төрек теленә тәрҗемә ителә. Минемчә, төрек дөньясында ул һичшиксез зур кайтаваз тудырачак. Төрек дөньясында китап уку традициясе бар. Мадьяр теленә тәрҗемә ителгәч, Венгриядә фурор ясаганын беләм. Мадьяр дусларыбызга һәм коллегаларыбызга зур рәхмәт. Хәзер мин, туганнарым, дусларым, коллегаларым бу әсәрне башка телләргә тәрҗемә итүдә тырышлык күрсәтә. Әгәр инглиз теленә тәрҗемә ителеп басылып чыкса, аның бөтенләй башка яшәеше башланачак.
Фән – иҗади эш ул
– КФУда Татарстан тарихын укытучы буларак ничек уйлыйсың: хәзерге вакытта университеттагы филологларга, тарихчыларга Татарстан тарихы, татар халкы тарихы җитәрлек укытыламы? Укытылмаса, КФУ җитәкчелегенә шулай-шулай эшләргә иде, дигән тәкъдим белән кергәнең бармы?
– Әлбәттә, уку программалары турында фикер алышабыз, киңәшләшәбез, үз позициябезне җиткерергә тырышабыз. Минемчә, тарихчыларга һәм татар юнәлешендә белем алучыларга Татарстан тарихы ярыйсы гына укытыла. Кызганыч, бу фән бик күп гуманитар факультетларда укытылмый. Минемчә, гуманитар белгечлекләрдә тарихны – Россия һәм Татарстан тарихын тиешле дәрәҗәдә укытырга кирәк. Тарих ул – гомум гуманитар белемнең бер өлеше. Студент нинди җирдә басып торганын, нинди тарихка ия булган төбәктә яшәвен белергә тиеш. Җитәрлек дип әйтсәм, дөрес булмас. Вәзгыять җиңел түгел. Гомумән, безнең җәмгыятьтә гуманитар белемгә караш нык сүлпәнәйде. Аның әһәмиятен аңлау кимеде. Ул тенденцияләр безнең университетта да сизелә. Татар тарихын киңрәк, күбрәк укытырга кирәк. Мондый тәкъдимнәрне ясыйбыз. Аңлау бар шикелле. Ләкин ниндидер оештыру, финанс мөмкинлекләре, башка факторлар комачаулый.
– Хәзерге вакытта өстәлеңдә нинди гыйльми эш ята? Аны кайчан тәмамларга уйлыйсың?
– Бернинди гыйльми эш ятмый. Бәлкем мин куертыбрак әйтәмдер. Ниндидер тәгаен мәкаләләр языла. Тик менә ниндидер зур монографиягә, китапка утырырга вакыт юк. Дөресен генә әйткәндә, агымдагы эшләр бик күп. Тегендә, монда мәкалә язасың. “Казан утлары” журналына сорадылар – мәкалә яздым. Мәскәүләргә язып салдым. Германиядә чыга торган бер журналга мәкалә җибәрдем. Төркиядән сорадылар, язарга кирәк. Ниндидер конференцияләрдә чыгыш ясау өчен язып торам. Ләкин бер зур монографиягә алыну хыялда гына кала. Оештыру эшләре, башка мәшәкатьләр бик күп вакытны ала, фән белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирми.
Фәнни эш тә илһам килүгә бәйле. Ничек кенә әйтсәң дә, иҗади эш ул. Аның өчен күңел тынычлыгы да кирәк. Дөресен әйтим, күңел дә тыныч түгел. Өйдә, Аллага шөкер, барысы да тәртиптә. Тик менә башка хәлләр, вәзгыятьләр тынгысызлап тора. Милләт, тел, гомум ситуация борчый. Болар, әлбәттә, фән белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар түгел. Фәнни хезмәт ул, әдәби әсәр шикелле, эчеңдә өлгереп килә. Син аның турында гел уйлап йөрисең. Бөтен чыганакларны җыеп алсаң да, аны автомат рәвештә генә язып булмый. Илһам кирәк. Кинәт кенә килеп чыга ул: өстәл янына утырасың да яза башлыйсың, кайчагында дәртләнеп, кузгалмыйча сигезәр-унар сәгать утырасың. Әдәби әсәр язу серләренә якын ул.
– Татар энциклопедиясенең алтынчы татар басмасын ике китап итеп бастыру ихтималы туган диләр. Аны ничек хәл иттегез?
– Әле аны хәл итмәдек. Бу – катлаулы мәсьәлә. Шәт, алтынчы том ике китап булып чыгар. Чөнки көтелмәгәндә материал бик күп булып чыкты. Әлегә чыгу юлыбыз юк.
– Тугызынчы сыйныфлар өчен төрки халыкларның уртак тарих дәреслеге языла дигән хәбәрләр ишетелгән иде. Бу юнәлештә ниләр эшләнә? Бу хакта ниндидер мәгълүматың бармы?
– Әллә ни мәгълүматым юк. Әмма хәзерге көндә ул безгә кирәк микән?! Хәзер татар тарихын да балаларыбызга тиешле дәрәҗәдә өйрәтә алабызмы әле? Минемчә, гомумтөрки халыкларның тарихын без татар тарихына бәйләргә, татар тарихын беренче урынга чыгарырга тиеш. Ниндидер гомумбәйләнешләрне, уртак тамырларны эзләү, күрсәтү кирәк, билгеле. Әмма бүгенге мәлдә махсус төрки халыклар тарихын укыту – утопия генә ул. Казахлар бу эшкә алынган икән, гаҗәп түгел. Аларның мөмкинлекләре башка. Без әле татар тарихын укыта алмыйча тыпырчынабыз.
Азагы хәерле булсын
– Син тарихчы буларак үткәнгә дә карыйсың, киләчәкне дә чамалыйсың. Илле елдан дөнья картасында Татарстан дигән мөстәкыйль дәүләт булырмы?
– Бу сорауны сәясәтчеләргә бирергә кирәктер. Алар нәрсә әйтер? Әлбәттә, тарихта декорацияләр бик тиз үзгәрә. Күп нәрсә кинәт кенә, көтелмәгәндә үзгәреп куя. Советлар Союзы кинәт кенә юкка чыкты шикелле. Бик күп кеше өчен көтелмәгән, гаҗәп хәл булды ул. Моннан йөз ел элек Татарстан дигән дәүләт булмаган. 1920 елны азмы-күпме дәүләтчелек формасы булган, автономияле Татарстан Республикасы барлыкка килгән. Әлбәттә, без аны югалтырга тиеш түгел. Кызганыч, бик күп нәрсә татарның үзенә генә бәйле түгел. Телне, гореф-гадәтне, милли горурлыкны саклау татарга бәйле. Моны бернинди Русия дә оештыра яки тыя алмый. Татар горур, үз көченә ышана, үз-үзен ихтирам итә торган халык булса, ул сакланачак. Ә менә Татарстан илле елдан, йөз елдан нинди булыр – моны фаразлый алмыйм. Гәрчә хәзерге вакытта бик борчулы тенденцияләр күренә. Кайбер Мәскәү сәясәтчеләре, журналистлары халык фикерен сынау өчен эреләндерү, губерналаштыру идеясен яңгыраталар, илне милли республикаларга бүлү дөрес түгел, дип белдерәләр. Күренеп-сизелеп тора: һөҗүм бара. Ничек булып чыгасын фаразлавы кыен.
– АКШның санкцияләр сәясәте кайчан бетәр икән?
– Путинга бирә торган сорау бу. Белмим. Аларның кайдан, ни сәбәпле килеп чыкканын уйларга кирәк. Бәлкем, санкцияләр бер этәргеч тә булырга тиештер. Бөтен нәрсәне кара буяу белән генә буяп булмый. Санкцияләр бар икән, азагы хәерле булсын, дияргә дә үз эшеңне эшләргә кирәк.
– Төркия икътисады, төрек лирасы зур кыенлыклар кичерә, шулай да Европа Берлеге ярдәм итми калмас, диләр. Ничек уйлыйсың?
– Син миңа бик зур сәяси сораулар бирәсең. Төркиядә бүген инфляция. Моннан ун-унбиш ел элек Төркия Европа Берлегенә керергә омтыла иде. Ул вакытта Европа, мөселман дәүләте дипме, башка шартлар үз ролен уйнагандырмы, һич тә Төркияне кабул итәргә теләмәде. Хәзер Әрдоган илне бөтенләй башка юнәлешкә алып кереп китте, Европадан ераклаша башлады. Монда да нәрсә буласын чамалавы шактый кыен. Үз эчеңә йомылу беркайчан да файда китерми. Минем уйлавымча, Төркия ачыграк булса, йомылып кына яшәмәсә, аның киләчәге яхшырак булыр иде. Төркия – зур, көчле дәүләт. Киләчәккә өмет белән карый ала. Ләкин йомылу бөтен яктан да гадиләштерүгә китерә. Билгеле, буйсынмаска, үз йөзеңне, традицияләреңне сакларга кирәк. Тик бер чиктән икенче чиккә ташлану кирәк микән?! Ниндидер урталык табу зарур. Сәясәттә зирәклек, киң караш, башка фикергә колак сала белү, дипломатия мөһим. Йомылу да, шул ук вакытта бөтенләй ачылып бетү дә дөрес түгел. Хәер, бөтен дәүләтләргә дә кагыла бу. Без бөек яки барысын да үзебез хәл итәбез дип яшәп булмый. Дөнья үзгәрде.
– Син – оптимистмы, пессимистмы?
– Оптимист та, пессимист та түгел. Мин сак оптимист булырга тырышам. Татарча әйтсәк, сагаеп карый торган оптимист. Кайвакыт мин пессимистик фикерләр белән яшим. Кайвакыт оптимизм беренче планга чыга. Советлар Союзы вакытында мондыйрак мәзәк бар иде: оптимистлар – инглиз телен, пессимистлар – кытай телен, реалистлар Калашников автоматын өйрәнә. Мин, әлбәттә, Калашников автоматын өйрәнмим. Реалист дигән сүз миңа шулай да якынрак. Мин инде шактый яшәгән, күргән, күп үзгәрешләр кичергән кеше. Оптимист яки пессимист дисәм, ахмак булыр идем. Мин реалист булырга тырышам. Иң начар нәрсә, мөгаен, күрәзәче булырга тырышудыр. Бигрәк тә хәзер киләчәк турында фикер йөртү, фаразлау читен. Гадәттә ул фаразлаулар тормышка ашмый, буш сүз булып кала. Бу илдә киләчәк турында түгел, узганнар хакында әйтү дә кыен бит әле. Моннан ун ел элек булган хәлгә без биш ел элек бертөрле карый идек, бүген икенче төрле карыйбыз. Биш елдан соң өченче төрле караячакбыз. Русия – тарихын күзаллап бетереп булмый торган ил ул, дип юкка гына әйтмиләр. Әле үткәннәргә караш та көн саен үзгәреп тора.
“Ватаным Татарстан”,
№ 140, 28.09.2018