«Наследие» өлкә регионара татар иҗтимагый оешмасы һәм Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәге тырышлыгы, шулай ук Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Өлкә Думасы, Тубыл шәһәр һәм район хакимиятләре ярдәме белән 2-4 август көннәрендә Тубыл шәһәрендә чираттагы «Искер җыен» XIV нче халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале гөрләп үтте.
Ул шәһәрнең 4 микрорайонында урнашкан «Квонториум-Тобольск» балалар техник иҗаты үзәгендә «Искернең тарихи язмышы» XV нче бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе белән башланып китте. Фестивальдә Россиянең 19 төбәге – Урал һәм Себер федераль округлары, шулай ук Казахстан һәм Татарстан Республикаларыннан килгән күренекле галимнәр, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, студентлар, укучылар, туган якны өйрәнүчеләр катнаштылар. Фестивальнең ачылу тантанасында Тубыл районы хакимияте вәкилләре, чараны оештыручылар, Казан, Мәскәү, Новосибирск, Киров, Ханты-Манси, Төмән шәһәрләреннән, Казахстан Республикасыннан килгән хөрмәтле кунаклар чыгыш ясап, «Искер җыен» фестиваленең себер татарларының тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау, үстерү, пропагандалау, үзенчәлекле мәдәниятен популярлаштыру, яңа талант ияләрен ачуга юнәлтелгән максатларын барлап, «Наследие» оешмасы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Луиза Шәмсетдинованың башкарган олы хезмәтенә югары бәя бирделәр. Аннары конференция башланды. Аны тарих фәннәре кандидаты, Россия фәннәр академиясенең Урал бүлеге Тубыл комплекслы фәнни станциясенең өлкән фәнни хезмәткәре Зәйтүнә Тычинских алып барды. Чыгыш ясаучылар «Тарихи мирас», «Тел һәм мәдәният» темаларын яктырткан фәнни хезмәтләрен тәкъдим итеп, кунакларның сорауларына җавап бирделәр. Конференция барышында 30га якын доклад яңгырады, алар арасында Тубыл шәһәренең 17 мәктәп укучылары Иделия Мөхәмәдъярова, Морат Шәмсетдиновның чыгышларын кунаклар аеруча кызыксынып тыңладылар.
Шул ук вакытта шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә төрле шәһәрләрдән килгән күренекле сәнгать белгечләреннән оештырылган жюри әгъзалары шулай ук илебезнең төрле почмакларыннан килгән җырчы-биючеләр, иҗади коллективларының чыгышларын карап, бәя бирделәр.
Искер җирендә
Фестивальнең икенче көнендә кунаклар шәһәрдән 18 чакрым ераклыкта урнашкан тарихи урын – Искер каласы урынындагы мәйданда аралашуларын дәвам иттеләр. Тарихчылар фикеренчә, нәкъ менә шушы урыннан себер татарларының тарихы башланган. Хәзер Иртешнең тарихи ярында урманнар һәм табигатьнең матур почмагы арасында Луиза Шәмсетдинованың зур тырышлыгы белән тарихи-мәдәни комплекс урнашканы һәркемгә мәгълүм. Менә шул урынга килгән кунакларны үзенчәлекле итеп төзелеп торучы мәһабәт мәчет, музей, матур итеп бизәлгән сәхнә, чатырлар, милли ишегаллары һәм уен-ярышлар өчен әзерләнгән мәйданчыклар, сату нокталары каршылады. Төп сәхнәдә «Искер җыен» фестиваленең ачылу тантанасы Коръән аятьләре һәм дә олы түрәләрнең, кунакларның җылы котлау, горурлану, соклану сүзләре, изге теләкләре һәм Татарстан, Казахстан Республикаларыннан килгән күренекле җырчыларның матур җырлары белән үрелеп барды. Аннары сәхнәдә үзешчән артистлар үзләренең осталыкларын күрсәтеп ярыштылар. Шул ук вакытта мәйданчыкларда балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар, бәйгеләр оештырылды. Жюри әгъзалары һәм хөрмәтле кунаклар милли йортлар белән танышып йөрделәр. Аларны һәр йортта җыр-бию, гармун моңнары белән каршы алып, себер татарларының милли ашлары белән сыйладылар. Шулай ук алар сәнгать осталарының кул эшләре белән таныштылар, себер бавырсагы пешерү һәм борынгы һөнәр-шөгыльләр буенча оештырылган мастер-классларда катнаштылар. Төшке намаздан соң ата-баба мирасы истәлегенә Хәтем аш уздырылды. Фестивальнең кульминацион мизгеле дип Күчем ханның Ханбикәсе һәм үзенең нөкерләре белән халык арасына чыгуын атап була. Шунда ук кунаклар урта гасыр тормышыннан сәхнәләштерелгән күренеш тамаша кылдылар. Искерне торгызуга зур көч һәм матди ярдәм күрсәтүче Дамир Ибраһимовның «Татар тарихы» коллекциясе дә милләттәшләребез күңелендә мөһим урын алды.
Күпләр себер егетләре өчен җан атып милли көрәш карадылар, кемнәрдер гер күтәрүчеләр, шахмат, шашка уйнаучылар тирәсеннән китмәделәр. Нәфис сүз осталары музей бинасында шигырьләр сөйләп, үзара ярыштылар. Катнашучылар арасында балалар саны күп булуы һәм аларның җирле шагыйрь- шагыйрәләрнең иҗат җимешләрен яттан сөйләүләре күңелләргә өмет чаткылары иңдерде. Капчык киеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату уеннарында катнашучылар да бүләкләргә лаек булдылар. Кич белән кунаклар татар дискотекасында күңел ачтылар.
Йомгаклау чаралары
4 август көнне катнашучылар Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә кабат очраштылар. Биредә «Искер җыен» XIV нче халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Фестивальнең төп оештыручысы Луиза Шәмсетдинова спонсорларга, катнашучыларга, жюри әгъзаларына олы рәхмәтен белдерде, киләсе елның сентябрь аенда «Наследие» оешмасының 20 еллыгы һәм фестивальнең 15 еллык юбилее икәнен искәртеп, һәркемне кунакка чакырды. Жюри әгъзалары белән бергә җиңүчеләрне котлап, дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Шул ук көнне «Синтез» мәдәният сараенда гала-концерт узды. Биредә тамашачылар Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, атказанган артисты Фәрид Фәйзрахманов, атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина, Казахстанның халык җырчысы Асель Ергарина, Динара Искакованың һәм үзешчән артистларның оста чыгышларын карап күңелле мизгелләр кичереп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәм кичәсе «Туган тел» җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.
Рәүфә КАНГАЗИНА
Чыганак: yanarish72.ru