Җөмәдәл-әүвәл аеның 29нчы көнендә (1 декабрьдә), “Ислам. Беренче адымнар” проектының 14 нче сезоны төгәлләнде: әлеге кыска вакытлы курсларда укучылар намаз уку тәртипләрен һәм ислам нигезләрен өйрәнде. Аның ябылу тантанасы Казанның “Эмиз” банкетлар залында узды. Курсларны 20 яшьтән алып 85 яшькә кадәрге 150 кеше тәмамлады: бүген аларга сертификатлар тапшырылды.
“Ислам. Беренче адымнар”ның 14нче сезонының ябылу тантанасы Коръән уку һәм дога кылу белән башланды. Аны “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин укыды.
Ике ай дәвамында ислам дине нигезләрен үзләштергән дин кардәшләрне Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сәламләде һәм әлеге курсларга йөргән шәкертләргә рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге курсларда шәкертләр беренче белемнәр алып, дин юлына баса. Айгөл ханым бу юлдан тайпылмаска өндәп, ихлас күңелдән намазлар укуны, ныклы иман, Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешүне теләде. Ул мәчет каршындагы курсларда һәм мәдрәсәләрдә, ә аннары югары уку йортларында белем алырга чакырды. “Алган белемнәрегез гаиләгезгә бәрәкәт китерсен. Сез беренче адымыгызны ясадыгыз, хәзер якыннарыгызны намаз укырга чакырыгыз”, – дип җиткерде ул.
Аннары Ирек хәзрәт Җиһаншин үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул шәкертләргә аңлаешлы итеп намаз укуның фазыйләтләрен аңлатты. Аллаһка иң якын халәтнең намаз булуын билгеләп үтте. Хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Ислам. Беренче адымнар” проектының белем эстәүче мөселманнар өчен зур бүләк, бәхет һәм бәрәкәт – Аллаһны танып белү мөмкинлеге булуын ассызыклап үтте.
Гыйбрәтле вәгазь тәмамлану белән, шәкертләр уен рәвешендә оештырылган имтиханда катнашты: 2 ай эчендә алган белемнәрен күрсәтте. Аннан аларга курсларны тәмамлау турында сертификатлар тапшырылды. Шәкертләр арасында бөтен гаиләләре белән белем алучылар да бар иде. Алар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең популяр проектын оештыручыларга һәм мөгаллимнәргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барды. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнде; гакыйдәнең асылына төшенде, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышты, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлады. Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым узды. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барылды.
“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 3 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Ундүрт сезон дәвамында әлеге курсларда 1550 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.
Чыганак: dumrt.ru