Куе нарат урманнары арасында утыручы бу матур шәһәрне “Урмандагы шәһәр яисә шәһәрдәге урман” дип йөртәләр. 1698 нче елда нигез салынган – элеккеге Мәләкәс, хәзерге Димитровград шәһәрендә бүген 16 меңнән артык татар гомер итә. Узган гасырда биредә татар педагогия училищесы эшләгән, татар телендә “Мәләкәс хәбәрләре” исемле газета да чыккан.
Бүген шәһәрдә 10 елдан бирле татар автономиясе, мәктәп, мәдәният йортларында үзешчән татар коллективлары эшләп килә. Ә каланың үзәгендә ике катлы тарихи җәмигъ мәчете урнашкан.
Башка чиркәү һәм мәчетләрдән аермалы буларак, сөенечкә, әлеге мәчет совет власте елларында да җимерелми, бары тик манарасы гына киселә. Заманалар үзгәреп, дингә мөнәсәбәт йомшара төшкәч, шәһәр мөселманнары ул манараны 1992 нче елда кабаттан куялар һәм бергә җыйналып Аллаһ йортына капиталь ремонт ясыйлар.
Соңгы елларда җомга һәм гает намазларында ике зур залы булган гыйбадәтханә барлык теләүчене дә сыйдыра алмый башлаган. Бу хакта сүз мәүлет бәйрәменә багышлап шәһәрнең “Восход” мәдәният сараенда булган кичәдә дә әйтелде.
Шәһәр Думасы депутаты, думаның бюджет комитеты рәисе Хәйдәр Галиуллин белдергәнчә, шәһәр башлыгы яңа мәчет салу урынын сайлау буенча әле күптән түгел генә эшче төркем төзү турында боерык та чыгарган.
“Ислам – безнең яшәү рәвеше” дип аталган әдәби – музыкаль тәрбиявый кичә Мәләкәс һәм Яңа Малыклы районнары ахуны Фәнис хәзрәтнең котлавы белән башланып китте. Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы турында сөйләнде.
Залда бер генә дә буш урын юк, тамашачылар арасында өлкәннәр белән бергә шактый гына сабыйларны да күрергә була. Шуңа күрә дә программаның байтак өлеше балаларны тәрбияләү, гаиләдәге үзара мөнәсәбәт, өлкәннәр белән яшьләр арасындагывәзгыятькә һәм бүгенге әхлак мәсьәләләренә багышланган иде.
Бүгенге көндә шәһәр үзәгендәге мәдәният сараена җыелып дини бәйрәм һәм йолаларыбызны башкара алуны өлкән буын кешеләре әби-бабаларының, әти-әниләренең генә түгел үзләрнең дә чынга ашмас хыялы итеп кабул итә.
Бүгенге чараны оештыручылар һәм әзерләүчеләр кичәне һәр буын кешесенә дә охшарлык кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уйлаганнар. Төрле музыкаль һәм техник мөкинлекләрне киң кулланып беркемне дә ялыктырмый торган яңа форматтагы тамашаны сәхнәләштергәннәр.
Бәйрәм азагында килгән кунакларга мөселман кызларының хәзерге заман стилендә тегелгән киемнәрен күрсәттеләр.
Рамис Сафин – “ТНВ”